Илдар Низамов – гомерен куркыныч астына куеп, Ватан алдындагы бурычын үтәгән егетләрнең берсе Мөслим егете ул. 8 сыйныфны тәмамлагач, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә Илдар Низамов. – Армия сафларында хезмәт итү без яшь чакта зур горурлык иде. Калининград өлкәсендә чик буе гаскәрләрендә 2 ел хезмәт иттем. Әти белән әни, өйдәге хәлләр турында бәйнә-бәйнә сөйләп, озын хатлар яза иде. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк, таң атса, хат көттек. Хатлар безнең өчен алтын кебек бәһасез иде. Дембельгә кадәр хатларны кабат-кабат укый идек. Хәрби постларда дежур торганда да хатлар безгә кадерле дус булды. Армия хезмәте чыныктырды, тәнгә – куәт, йөрәккә дәрт өстәде. Ике ел вакыт үтте дә китте. Декабрь зәмһәрир салкыннары белән өркеткән көннәрдә туган якка әйләнеп кайттым, – дип искә ала Илдар абый. Хәрби хезмәттән кайтканның икенче көнендә үк “Сельхозхимия”гә эшкә чыга ул. Егетнең куллары алтын булуын күреп, җитәкчелек аңа башка эшләрне дә ышанып тапшыра. Чыгымчылаган техниканы да ялт иттереп төз