Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Борнакта Халыкара туган тел көне уңаеннан чара узган

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. «Туган телен кадерләгән халык- үзе дә кадерле булыр», — ди халык мәкале. Чөнки туган тел — ул үзе бер дөнья. Тел — халыкның хәтере, җаны, халыкның иң зур байлыгы һәм ул һәр халык горурланырга тиешле иң зур кыйммәт. Борнак авыл китапханәсендә, «Сәйлән» клубына йөрүчеләр белән, «И мөкатдәс туган телем» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Туган телгә багышланган шигырьләр укылды һәм төрле биремнәргә төгәл җаваплар алынды. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Борнакта Халыкара туган тел көне уңаеннан чара узган.

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. «Туган телен кадерләгән халык- үзе дә кадерле булыр», — ди халык мәкале. Чөнки туган тел — ул үзе бер дөнья. Тел — халыкның хәтере, җаны, халыкның иң зур байлыгы һәм ул һәр халык горурланырга тиешле иң зур кыйммәт.

Борнак авыл китапханәсендә, «Сәйлән» клубына йөрүчеләр белән, «И мөкатдәс туган телем» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Туган телгә багышланган шигырьләр укылды һәм төрле биремнәргә төгәл җаваплар алынды. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.