Һәр ел саен 18 февральдә Пилмән көне билгеләп үтелә. Ул -камыр эченә ит салынган традицион ризыкка багышланган рәсми булмаган гастрономик бәйрәм. Пилмәннәрнең тарихы бик борынгы: алар рус аш-суына Урал һәм Себер якларыннан килеп кергән дип санала. Салкын климат шартларында ул туклыклы һәм уңайлы ризык булган. Кызыклы факт: «пилмән» сүзе удмурт телендәге «пель» (колак) һәм «нянь» (икмәк) сүзләреннән барлыкка килгән, ягъни «икмәк колагы» дигәнне аңлата. Гади әзерләү ысулы һәм төрле эчлекләр куллану мөмкинлеге аркасында пилмәннәр дөньяның күп илләрендә популярлык казанган. Бу көнне сез гаилә белән бергә өйдә пилмән ясый, үзенчәлекле эчлекләр белән тәҗрибә үткәрә, кулинар мастер-класс оештыра, гаилә рецептлары белән уртаклаша аласыз. Пилмән көне — уртак табын артына җыелып, иң җылы традицияләрнең нәкъ кухнядан башлануын искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Фото - ясалма фәһем.