Октябрьский нефть көллиятендә «Геокиңлекле цифрлы инженерия» һәм «Геокиңлек технологияләре» компетенцияләре буенча «Һөнәрманнар» Бөтенрусия һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы узды. Нефть колледжы беренче юнәлеш буенча катнашкан бердәнбер белем бирү оешмасы булды. Бәйгечеләр һәр компетенциядә берничә модульләрдән торган биремнәрне үтәде. Без барган көнне нефть көллияте студентлары Даниил Арсланов, Айнур Зарипов, Рушан Зарипов, күпьюнәлешле һөнәри колледж студенты Алсу Саттарова, Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр көллияте студенты Никита Ямщиков «Геокиңлек технологияләре» юнәлеше буенча белемнәрен сыный иде. Аларның эшләрен тәҗрибәле эксперт-остазлар - узган елгы чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары Зәлия Җиһаншина, Милена Вәлиева, Регина Мансурова, Ярослав Ильясов, Валерий Захаров, шулай ук индустриаль эксперт Ангелина Ярыгина тикшерде. Чемпионатның баш эксперты - колледж укытучысы Илья Сафонов. - Геокиңлек технологияләре Җир өслеге һәм андагы объектлар турындагы мәгълү