Быел Рамазан ае 18 февральдә кояш баткач башлана, һәм уразаның беренче көне 19 февральдә була. Ураза 29 көн дәвам итәчәк, соңгы көне 19 мартта була. Беренче тәравих намазы 18 февральдә ястү намазыннан соң укыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. Казанның «Ал таң» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тәравих намазы турында сорауларыбызга җавап бирде. - Тәравих намазы ни өчен Рамазан аенда гына укыла? - Асылда төнге намазлар тәһәҗҗүт яки кыям дип аталган. Кыям дип намазда басып торуга әйтәләр. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Кем иман һәм өмет белән Рамазанның кыямнарын башкарса, аның элгәре кылган гөнаһлары кичерелә», - дигән. Әүвәлге гасыр мөселманнары Рамазанның кичләрендә намазның кыямнарында Коръән укып бик озак басып торган. Шуңа күрә, дүрт рәкәгать саен ял иткәннәр. Әлеге яллар «тәрвиха» дип аталган. Яллар берничә булгач, гадәткә аның күплек санындагы «тәравих» – яллар дигәне кереп калган. - Тәравих намазы фарызмы, сөннәтме, берәр кеше өчен мә
Ничә рәкәгать, онлайн ярыймы һ.б. - Тәравих турында сорауларга Йосыф хәзрәт җавап бирде
18 февраля18 фев
1
3 мин