Бу хакта район суд приставлары җитәкчесе Гүзәл Мадярова белән сөйләштек Балигъ булмаган балаларына матди ярдәм итү бурычын үтәмәүче ата-аналарны җаваплылыкка тартып буламы? Бу хакта район суд приставлары җитәкчесе Гүзәл Мадярова белән сөйләштек. – Гүзәл Илфаковна, районыбызда алимент түләүчеләр күпме? – Район суд приставлары хезмәтендә 51 алиментчының эше теркәлгән, шуларның 11е алиментларын түләп бара. Бер алиментчы махсус хәрби операциядә катнаша. Алимент түләргә тиешле кешенең өчесе – хатын-кызлар. – Алимент түләмәүчеләр белән нинди эш алып барыла? – Узган ел алиментлар тү-ләүдән качып йөргән өчен 9 кешегә (берсе – хатын-кыз) Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча беркетмә төзелде. Суд карары нигезендә аларның һәркайсына мәҗбүри эш билгеләнде. Даими төстә “Балаң турында искә ал да алимент түлә” акциясе үткәрелә. – Алимент түләмәүчеләр турында мәгълүмат кайда туплана? – Россиядә алимент тү-ләүдән качып йөрүчеләр реестры гамәлгә керде. Әлеге мәгълүмат белән теләгән