«Мин юл фаҗигасендә якын кешеләрем - дус кызларымны югалткан идем инде, төгәл сигез елдан шушы хәл кабатланды. Узган елның 16 февралендә туганнан туган сеңлем һәлак булды. Хәзер 16 минем өчен куркыныч сан», - ди Римма Никитина. Җырчы Римма Никитина күңеленә бик авыр хәлләр турында уртаклашты. Кичә ул, якын кешеләре белән, туганнан туган сеңлесе Аринаны искә алу мәҗлесендә булган. Бүген яраткан туганыбыз Аринаның безне калдырып китүенә төгәл бер ел. Мин аның арабызда булмавына һаман да ышана алмыйм. Менә-менә килеп керер, елмаер, кысып кочаклап алыр сыман. 16 яшь… Әле яшисе дә яшисе иде. Ариночка, син һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Син хәзер – безне күкләрдән күзәтеп, саклап торучы фәрештә. Якыннарны югалту бик авыр. Мин бу көнне бүгенгедәй хәтерлим, - дип язды Римма социаль челтәрләрдә. Авырып урын өстендә яткан хаста кешенең китеп баруы да авыр әле ул, ә менә шундый яшь гомерләр өзелүе аеруча да тетрәндерә шул… Үзе «Интертат»ка сөйләвенчә, Римма Никитинаның 16 яшьлек сеңлесе, гомер язынд
«16 яшь... Фаҗига кабатланды»: Римма Никитина авыр көннәрен искә ала»
18 февраля18 фев
10
2 мин