Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтач районы делегациясе Чувашия республикасының Батыр муниципаль округында эшлекле сәфәрдә булып кайтты

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан узучы сәяхәт барышында батырлыларның 2000 тонна сыйдырышлы яшелчә һәм орлык суган саклагычы эшчәнлеге, Җәмил Шәмсетдиновның хәләл ит ризыклары җитештереп сатучы сәүдә челтәрләре, Сәләт-Батыр иҗтимагый яшьләр үзәге, «Агро-союз» эшмәкәрләр кооперациясе үрнәге, тәүлегенә 220 тонна ит җитештерүче «Бәрәкәт» кооперативы һәм «Экопродукт» кооперативының сөт заводларының эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук уңай, отышлы тәҗрибәләр өйрәнелде. Чувашиянең «Өч сәхәбә» Җәмигъ мәчетендә булдылар. «Эшлекле очрашуны оештырган Чувашия Республикасының Министрлар кабинетына, авыл хуҗалыгы министрлыгына, Батыр районы администрациясенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез», дип хәбәр итә район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең телеграм каналында.

Балтач районы делегациясе Чувашия республикасының Батыр муниципаль округында эшлекле сәфәрдә булып кайтты.

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан узучы сәяхәт барышында батырлыларның 2000 тонна сыйдырышлы яшелчә һәм орлык суган саклагычы эшчәнлеге, Җәмил Шәмсетдиновның хәләл ит ризыклары җитештереп сатучы сәүдә челтәрләре, Сәләт-Батыр иҗтимагый яшьләр үзәге, «Агро-союз» эшмәкәрләр кооперациясе үрнәге, тәүлегенә 220 тонна ит җитештерүче «Бәрәкәт» кооперативы һәм «Экопродукт» кооперативының сөт заводларының эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук уңай, отышлы тәҗрибәләр өйрәнелде. Чувашиянең «Өч сәхәбә» Җәмигъ мәчетендә булдылар.

«Эшлекле очрашуны оештырган Чувашия Республикасының Министрлар кабинетына, авыл хуҗалыгы министрлыгына, Батыр районы администрациясенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез», дип хәбәр итә район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең телеграм каналында.

-2