Укытучы-остаз, хезмәт ветераны Сафина Ленура Габделхак кызына 90 яшь тулды! Легендар педагогны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез! Ленура Сафина - мәгариф ветераны, районыбыз тарихы белән бәйле китаплар авторы буларак кына түгел, ә халыкчан, иҗади, эзләнүчән остаз буларак та билгеле шәхес. Аның тормыш биографиясендәге истәлекле вакыйгаларны, данлы хезмәт юлын барлап бетергесез... Ленура ханымның Балтач авылының күп гасырлы тарихын, күренекле шәхесләрен, мәртәбәле вакыйгаларын туплаган "Югалган эзләр буйлап", Балтач ВЛКСМ райкомы тарыхын үз эченә алган "Балтачның балкышлы яшьлеге" китаплары буыннан-буынга тапшырырлык кыйммәтле хәзинә булып тора.