Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Борнак җирлегендә балык тоту ярышы уздырдылар

14 февраль көнне, Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Борнак авыл җирлегендә Борнак авылы егетләре, «Борнак» җәмгыятенең матди ярдәме белән, Борнак, Иске Торҗа мәдәният йортлары бердәм булып, балык тоту ярышы уздырдылар. Әлеге чарада Борнак җирлегеннән төрле яшьтәге балыкчылар көч сынашты. Балык тоту ярышына нәтиҗә ясалганнан соң, барлык килгән кунаклар арасында төрле күңелле ярышлар, милли уеннар оештырылды, әлеге уеннарда олысы да, кечесе дә бик теләп катнаштылар. Бәйрәм кунакларын чанада утыртып йөртергә Фиргать абый ат җигеп төште. Бәйрәм кунаклары тәмле үлән чәе эчеп, пылау ашап, пешекче Раушания апаның үзе генә белә торган рецепты белән пешкән коймагын ашап, күтәренке кәеф белән чарадан таралыштылар.

Борнак җирлегендә балык тоту ярышы уздырдылар.

14 февраль көнне, Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Борнак авыл җирлегендә Борнак авылы егетләре, «Борнак» җәмгыятенең матди ярдәме белән, Борнак, Иске Торҗа мәдәният йортлары бердәм булып, балык тоту ярышы уздырдылар.

Әлеге чарада Борнак җирлегеннән төрле яшьтәге балыкчылар көч сынашты. Балык тоту ярышына нәтиҗә ясалганнан соң, барлык килгән кунаклар арасында төрле күңелле ярышлар, милли уеннар оештырылды, әлеге уеннарда олысы да, кечесе дә бик теләп катнаштылар.

Бәйрәм кунакларын чанада утыртып йөртергә Фиргать абый ат җигеп төште. Бәйрәм кунаклары тәмле үлән чәе эчеп, пылау ашап, пешекче Раушания апаның үзе генә белә торган рецепты белән пешкән коймагын ашап, күтәренке кәеф белән чарадан таралыштылар.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8