Вәхшәт Алар... Алар җыйнап аналарны, Балаларны кырга кудылар. Казыттылар чокыр, ә үзләре Читтән көлеп карап тордылар... Ә аннан соң чокыр кырыена Тезделәр дә хәлсез халыкны, Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле Исрек майор өскә калыкты. Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе Этә-төртә кургаш болытлар Иелделәр җиргә... Юк, бу көнне, Бу көнне мин мәңге онытмам! Үзем күрдем, үз күзләрем белән, Үкереп акты ничек елгалар; Балалар күк ничек үкси-үкси Яшен түкте ярсып җир-ана. Үзем күрдем, ничек моңлы кояш Болыт аша җиргә сузылып, Үксеп үпте үксез балаларын Соңгы кабат кысып, суырып. Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан Көзге урман шашып шаулады. Ишетелде калын бер имәннең Авыр сулап җиргә ауганы. Яшь балалар, куркып, аналары Итәгенә елап ябышты. Мылтык тавышы кисте карт ананың Йөрәгеннән чыккан каргышны. Бер кечкенә бала, яфрак төсле Калтыранып, төелеп яшенә, Анасының итәк арасына Бөдрә чәчле башын яшерә. Ул сарыла шашкан анасына, Нәни күңеле сизә, күрәсең! — Аталар бит, әнием, яшер мине, Әнием, бәгъре