Операция шәфкать туташы хирургны күз карашыннан, ишарәсеннән аңларга тиеш. Табиб кулын сузуга аңа нәрсә бирергә кирәклеген ул белеп тора. Шәһәр хастаханәсенең 2нче операция бүлекчәсенең өлкән операция шәфкать туташы Алинә Латыйпова нәкъ менә шундый белгеч. Һөнәри бәйрәме уңаеннан без аның белән эш серләре турында сөйләшеп алдык. Алинә Әсәт кызы кешеләр сәламәтлеген кайгырту, тормышын игелекле һөнәргә багышлау нияте белән Бәләбәй медицина көллиятенә укырга керә. 2005 елда дипломлы яшь белгеч хезмәт юлын Себер якларында массаж буенча шәфкать туташы булып башлый. Әмма тиз аңлый, ул операция бүлекчәсендә хезмәт куярга тиеш.
Шушы теләген Алинә Латыйпова Уфада яши башлагач тормышка ашыра. Берничә ел башкаланың 21нче хастаханәсе операция бүлекчәсендә, аннан соң БДМУ клиникасында республиканың билгеле хирург‑профессорлары кул астында хезмәт тәҗрибәсе туплый.
2014 елда ул гаиләсе белән Октябрьскийга күчеп килә һәм 2нче операция бүлекчәсенә эшкә урнаша. Җаваплылыгын, оештыру сәләтен исәпкә алып,