» спектаклендә Байтимер ролен уйнап уңыш казанды. Аның 20 минутлык монологы премьераның иң югары ноктасы булды. Шундый уңыштан соң артист үзен ничек хис итә, борынын күккә чөймәгәнме? «Хыял артыннан» премьерасы вакытында минем күздә гел яшь булды. Анда барган вакыйгаларга бәйле түгел ул. Театр өчен, коллектив өчен шатлык иде. Байтимер образына килгәндә, әгәр артистка үзе теләгән роль эләгә икән, яхшы кайтавазлары да була икән, бу инде – «кайф». Аяк йөрешләрем дә үзгәрде дип әйтә алмыйм, ләкин аның рәхәтлеген аңлатып та булмый. Әле менә кичә дә уйнадым. Кат-кат кабатлап, әзерләнеп, дулкынланып уйнадым, әйтерсең театрда кичә генә уйный башлаган артист. Байтимер персонаж булып кына калмады, Байтимер – бүген топ-образ. https://vatantat.ru/news/rostam-gaizullin-salatsez-artist-iuk-112282
📣 Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Ал яулыклы язмышым
14 февраля14 фев
~1 мин