Моннан 37 ел элек ерак Әфганстан җиреннән ил куйган бурычларын намус белән үтәп, соңгы совет солдаты чыгарылды. Шуңа да бу көн әфганчылар өчен бик кадерле - бу дата алар өчен Туган илгә кайту көне! Бәйрәм чарасы «Ватан сакчылары» һәйкәлендә очрашудан башланып, үзәктә Батырлар аллеясында дәвам итте. Аннан соң әфганчылар "Балтач" кафесында мул табыннар артында кунак булды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәм белән котлап, актив ветераннарга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүген Балтачта совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 37 ел булу уңаеннан, тантаналы чара узды
14 февраля14 фев
2
~1 мин