«Бәкара» сүрәсенең 183нче аятендә Аллаһ Тагәлә әйтә: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, бәлки, сез тәкъвалылардан булырсыз!» Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм: «Әгәр Рамазан аеның фазыйләтен белсәгез, 12 айның һәр аен Рамазан ае булуын теләр идегез», — дигән. 18 февраль көнне кояш баю белән изге Рамазан ае башлана һәм шул көнне беренче тәравих намазы укылачак. Ураза балигълык яшендәге үз акылында булган һәр мөселманга фарыз. Әлбәттә, ураза тоткан кеше ашау-эчүдән генә түгел, буш сүз сөйләүләрдән, төрле күңел ачулардан һәм кадерле вакытын кирәкмәгән эшләргә исраф итүдән тыелып торырга тиеш. Аллаһы Тәгалә адәм баласына хәленнән килә алмастай эшләрне йөкләми. Автор: Фануз Хабибуллин Чыганак