Аларның гомуми суммасы — 3 млн 500 мең сум, 46 ана – 50 мең сум, 12 ана – 100 мең сум акчалата ярдәм алган. Бу проект Татарстан Республикасында гаиләләргә ярдәм итү һәм күпбалалы гаиләләрнең социаль статусын күтәрү максатыннан тормышка ашырыла. Әлеге ярдәм кемнәргә бирелә? Авыл җирлегендә яшәп, 25 яшькә кадәрге беренче баласын тапкан аналарга 50 мең сум күләмендә түләү каралган. Авыл җирлегендә яшәп, 29 яшькә кадәр өченче яки аннан соңгы бала тапкан аналарга 100 мең сум күләмендә түләү каралган. Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү — җәмгыятьнең мөһим бурычы, һәм мондый инициативалар, әлбәттә, гаиләләрнең социаль иминлеген һәм балаларның киләчәген ныгытуга ярдәм итә. #Миллипроектларф #Миллипроект
2025 елда Балтач районында дистәләгән гаилә «Гаилә» милли проекты кысаларында пособие алды
14 февраля14 фев
1
~1 мин