Рәсми рәвештә бу хакта бик сүз куертылмаса да, үзәк матбугатта рецессия, стагнация, стагфляция сүзләре еш кулланыла. «Самолет» дип аталган девлопер компания хөкүмәттән 50 миллиард сумлык ярдәм сораган иде. Үтенеч кире кагылды. Гомумән, төзи торган компанияләр өстенлекле ипотека шартларында гына яши ала. Ипотека базары кысылу аларны котылгысыз һәлакәткә китерәчәк. Болай да төзелгәннең күп өлеше сатылмый. Квадрат метрлар бәясе исә кискен темплар белән үсә. Тармакның кризиска бик якын торуын күрсәткән фактлар арта.. Рәшит Фәтхрахманов яза 👇🏻 https://vatantat.ru/news/essez-bailardan-salym-112677
Россия икътисады да финанс мәтәлчеге һәм җитештерүнең кискен түбәнәюенә таба хәрәкәт итә
25 февраля25 фев
~1 мин