Ел саен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Балтачта кызлар хоккей уйный. Быел да матур традицияне дәвам итеп кызлар бозга чыкты. Калган еллардан аермалы буларак, уеннар быел заманча «Балтач Арена» боз сараенда узды. 1 нче урында «Дуслык» 2 нче урында Карадуган 3 нче урында Субаш командасы. «Ин яхшы һөҗүмче» — Гыймадетдинова Таңсылу «Ин яхшы саклаучы» — Степанова Рамилә «Ин яхшы капкачы» — Сәгыйтҗанова Дилбәр. Командаларны матур җиңүләре белән котлыйбыз!