Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Әдилә белән Искәндәр җиңү арты җиңү яулый

17-21 февраль көннәрендә Казанда 9-11 сыйныф укучылары өчен инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Салавыч күппрофильле лицееның 10 сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр (укытучысы: Хәбибуллина Венера Габдрахман кызы) һәм Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гайнетдинова Әдилә (укытучысы: Садикова Альбина Рәшит кызы) олимпиада призерлары булдылар. Искәндәр белән Әдилә гыйнвар башында инглиз теле буенча «Олимпка юл» олимпиадасы призерлары булганнар иде инде. Укучыларны һәм аларның остазларын чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Әдилә белән Искәндәр җиңү арты җиңү яулый

17-21 февраль көннәрендә Казанда 9-11 сыйныф укучылары өчен инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.

Салавыч күппрофильле лицееның 10 сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр (укытучысы: Хәбибуллина Венера Габдрахман кызы) һәм Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гайнетдинова Әдилә (укытучысы: Садикова Альбина Рәшит кызы) олимпиада призерлары булдылар.

Искәндәр белән Әдилә гыйнвар башында инглиз теле буенча «Олимпка юл» олимпиадасы призерлары булганнар иде инде. Укучыларны һәм аларның остазларын чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

-2