«Агрохимсервис» ширкәте җитәкчелеге үзендә эшләүче хезмәткәрләренең сәламәтлекләре турында даими кайгырта, еллык медицина күзәтчелеген быел биредә үзебезнең район табиблары үткәрде. Әлеге мөһим чараны оешма территориясендә оештырдылар, шунлыктан механизаторлар, машина йөртүчеләр тикшеренүләрне җәһәт кенә уздылар. — Хезмәт коллективыбызга килеп медосмотр үткәргән район үзәк хастаханә коллективына зур рәхмәт, — ди оешма җитәкчесе Наил Гыйләҗев. — Бездә нигездә мезанизаторлар, шоферлар эшли, чират торып бер өч көнебез үтә иде, быел исә бик җайлы гына уздык. Үзебезнең эшчеләргә дә авырмыйча, таза-сау булып, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын.