23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча ипподромында махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә традицион «Запорожец» машиналары ярышлары узды. Быел ярышларда Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Лениногорск районнарыннан, шулай ук Казан һәм Мәскәүдән кайткан 25 катнашучы көч сынашты. Ярышта райондашыбыз, Яңгул егете Райнур Габдулхаков катнашты. Әлеге ярышта Райнурның өченче мәртәбә катнашуы. Финалда җиңүчеләр биш заезд нәтиҗәсе буенча билгеләнде. Райнур өченче призлы урын яулады. Котлыйбыз!