Трамп, Кубаны тезләндерү өчен, гадәттән тыш кырыс чаралар күрә. Ил моңарчы булмаган блокада шартларында калды. Венесуэла нефтенә юл ябылды, «Азатлык утравы»на кара алтын саткан Мексика, Трамп пошлиналарыннан куркып, сәүдәне туктатты. Нәтиҗәдә Куба хакимиятләре илдә очкычларга салырга ягулык бетүен игълан итте. Утрауга самолет белән барырга була, кайту гарантияләнми. Россиянең Гаванадагы илчесе Виктор Коронелли илдә электр энергиясе өзелүен, ягулык салу станцияләрендә зур чиратлар булуын хәбәр итә. Россия аркадаш илгә бернинди дә ярдәм күрсәтә алмый. ✍️ Рәшит Фәтхрахманов яза 👇🏻 https://vatantat.ru/news/illega-ille-112219
Глобаль турбулентлык шартларында дәүләтләрнең үзара тартышы яңа югарылыкка күтәрелә
11 февраля11 фев
~1 мин