Россия мәктәпләрендәге хәлләрдән барыбызның да чәчләре үрә тора. Бер-бер артлы дәвам иткән бу хәлләр, гафу итәрсез, ниндидер куркыныч флешмоб булып тоела башлады. Көн туса, яңа хәбәр, яңа фаҗига. Укытучыларның йә укучыларның гомерләрен өзүчеләр дә, сәламәтлекләренә зыян салырга өлгерүчеләр дә, куркытып кына калучылар да бар. ‼️ Кул кушырып утырып булмый, нәрсә дә булса эшләргә, чаң сугудан гамәлләргә күчәргә кирәген барыбыз да аңлый. Менә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәше буенча мәктәпләр яңа тәҗрибә башлады. Бу эшчәнлекне әлегә башкача атап булмый. Ни белән бетәсен, кая барып чыгасыбызны белмибез бит әле. Уңышлы булырмы, ачылыгы белән генә истә калырмы – анысын вакыт күрсәтер. Бүген кайсы җавапны сайларга соң? 👇🏻 https://vatantat.ru/news/rizamy-garizamy-maktaptan-kaitkan-salam-xatlary-fiker-karsylygy-tudyrdy-112210
Мәктәптән «сәлам хаты» алучы әти-әниләр күп булгандыр бу көннәрдә
11 февраля11 фев
~1 мин