Соңгы вакытта аэрогриль турында күп сөйлиләр. Заманча техника хуҗабикәләрнең эшен җиңеләйтә Көн дәвамында өй җыештырудан, ашарга әзерләүдән азат итү өчен нинди генә уңайлы җиһазлар юк. Керләрне автомат “килен” юа. Идәннәрне җыештыруны тузан суырткычка тапшырдык. Аш-су бүлмәсендә дә нинди генә көнкүреш техникасы юк: кофе-машина, мультиварка, сок сыгучы машина, миксер, мультиварка һәм башка тагын шундый бик күп җиһазлар. Аэрогриль – плитә, мультиварканы алыштыручы камил универсаль җиһаз. Тиз арада майсыз бәрәңге, кетердәп торган тавык кыздыра, тәме сакланган балык әзерли һәм башка төр ризыклар пешерә ала. Аэрогриль ризыкны кайнар һава ярдәмендә әзерли. Гади генә итеп аңлатканда, ул газ мичен, гриль һәм хәтта фритюрницаны берләштерә. Аэрогриль кайнарга чыдам капкачлы савыттан гыйбарәт. Анда җылыткыч (ТЭН яки галоген лампа) һәм җилләткеч урнаштырылган. Җиһаз эшләгәндә, җилләткеч ризыкка төрле яктан кайнар һава өрдерә, шуңа аэрогрильдә әзерләнгән ризык көйми, май сеңдермичә тигез булып пешә