Камыр өчен кирәк була: Йомырка – 4 шт Шикәр комы -140 гр Сметана – 3 аш кашык Сгущенка – 0,5 банка Разрыхлитель – 1 пачка Он – 250 гр Крем: Сметан 20% – 500-600 гр, шикәр комы – 100 гр Бизәр өчен: молочный шоколадны эретеп или каты килеш кырсаң да була. Эш барышы: йомырка белән шикәр комын бергә көбекләнгәнче болгатасы,сметан һәм разрыхлитель, сгущенка салып тагын болгатасы, җайлап онны кушасы. Духовкада 180 градуста 20 минут тирәсе пешерәсе. Пешеп суынгач, шакмакларга кисеп, сметанга манып аласы һәм 2 литр тирәсе табакка пакет киертеп, пакетны бераз кремлап, шакмакларны тезә барасы. 2 сәгать холодильникта тора, алгач тәлинкә куеп төбенә каплап, пакетны аласы һәм калган крем белән бизисе.