Бүген районыбызга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән килде. Васил Габтелгаяз улы район башлыгы Рамил Нотфуллин озатуында "Балтач нуры"мәчетендә булды. Биредә мәчетнең имамы һәм мәхәллә җитәкчесе Илгиз хәзрәт белән очрашып иман йортындагы эшчәнлек, дини һәм тәрбияви белем бирү белән танышты. Мәчеттә бертөркем хатын-кызлар махсус хәрби операциядәге егетләр өчен әзерләп җибәрелүче ашларга токмач кисәләр, хуш исле үләннәрдән чәйләр әзерлиләр. Биредә шулай ук мохтаҗларга киемнәр җыеп тапшыру белән дә шөгыльләнәләр. Җитәкчелек мәхәлләнең һәм иман йортының әлеге юнәлештәге эшчәнлекләрен дә хуплады, игелекле эшләргә алынган райондашларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Васил Шәйхразыев Балтачтагы эш сәфәрен «Балтач нуры» мәчетеннән башлады
11 февраля11 фев
1
~1 мин