? Тормышка караш үзгәрә. Яшь чакта яшьлек максимализмы була. Минем холкым да шундыйдыр инде. Тормышта дөньяны камил итеп күрергә теләгән, аның кимчелекләрен кабул итә алмаган кешеләр бар. Ләкин яши-яши тормыш фәлсәфәсе арта. Килеп туган хәлләргә икенче яктан карый башлыйсың, бу дөньяны син үзгәртә алмаганны аңлыйсың. Синең фикер аксиома дип кабул итми башлыйсың. Әйтик, җырларның сүзләрен бутаганга, гомумән, түбән зәвыклы эстрадага карата миндә каршылык зур. Элек бик каты тәнкыйтьли идем. Ә хәзер төрле яклап карыйсың. Шулай тиештер, зур заллар җыялар, бәлки безнең халыкка шул кирәктер, дисең. Күп әйбергә фәлсәфи карыйсың, кешеләрне күбрәк аңлыйсың, йомшый башлыйсың. Мин әйттем дә кистем, дип бер яклы гына карарга ярамый. Һәр кешенең табигатьтән бирелгән мөмкинлекләре бар, ул шуннан уза алмый. Безнең аның яшәешен тыярга хокукыбыз юк. 📣 ӘҢГӘМӘ тулысынча 👇🏻 https://vatantat.ru/news/ilsoiar-iksanova-uzem-bulyp-kaluny-telim-111792