Сәмәрканд – тарих белән яңа тормышның үрелеп баруын чагылдыра торган шәһәр.
Сәмәрканд – бик үзенчәлекле шәһәр, ул заманча да, шул ук вакытта бик борынгы шәһәр дә, бу шәһәрдә бик күп мәһәбәт биналар бар. Берничә мәдрәсәне үз эченә алган Регистан комплексы күз явын алырлык, заманында шактый җимерелү хәленә җиткән биналарны бик оста итеп реставрацияләүләре хөрмәткә лаек. Шәһәрдә турист игътибарын яуларлык тарихи биналар бик күп. Безнең татар тарихында билгеле шәхес булган Аксак Тимер белән бәйле архитектур истәлекләргә аерым тукталасы килә.
Биби ханым мавзолее, мәшһүр Биби ханым мәчете искитмәле матур бина. Биби ханым ул – Аксак Тимернең хатыны, ул мәчет аның хөрмәтенә төзелгән.
Тарихта без Аксак Тимер буларак белгән әмир Тимер (1336-1405), көнбатыш тарихи историографиядә Тамерлан дип аталучы бөек шәхес, Үзбәкстанның Шаһрисаб шәһәрендә туа. Ул – көчле сугышчы, яулап алучы, дәүләте ярты Евроазияне биләгән. Ул көчле, куәтле Алтын Урдага Туктамыш хан (1388-1395) идарә иткәндә – 1391, 1395 елларда һөҗүм итә. Алтын Урданың көчсезләнүе, аннан инде җимерелүе, аерым ханлыкларга таркалуын барлык тарихчылар да диярлек нәкъ менә әмир Тимер һөҗүменең хәлиткеч булуын билгелиләр. Бер һөҗүмдә аягы яраланып, ул вакытта инде аксап йөргән, шуңа да татар тарихына ул Аксак Тимер буларак кереп калган. Әмир Тимернең яулап алу планнары бик зурдан була, әмма ул 1405 елда Кытайга яуга барган вакытта авырып үлә.
1403 елда үзенең дәвамчысы булырга тиешле оныгы – Мөхәммәд солтан (1374-1403) үлә, аның өчен ул мавзолей төзетә. Сәмәрканд шәһәрендәге бу мавзолей Гур-и Әмир мавзолее дип атала. Әлеге мавзолейда әмир Тимернең остазы – Мир Сәед Барак (1404 елда үлә) һәм Тимер нәселе кешеләре җирләнгән, мавзолейда барлыгы 9 каберлек.
Әмир Тимер кабере дә шунда. 1941 елның июнь аенда тикшерү өчен, башка версия буенча: янында “Интурист” кунакханәсен төзегәндә ялгышлык белән каберлекләрне су баса башлагач каберлекләр ачыла. Халык арасында 1941 елның июнь аенда Бөек Ватан сугышы башлану белән әмир Тимер каберлеген ачып “сугыш рухын” уяттылар дигән сүзләр тарала. Хәтта бу хакта “Проклятие Тимура” дигән фильм да төшерәләр. Биредә тәкъдим ителгән фотода Тимер каберлеге кара төстәгесе. Мавзолей бик матур, каралган, туристлар бик күп киләлә.
Кешеләр. Турист буларак кая гына килеп төшсәң дә, иң беренче буларак аның халкына, аларның сина булган мөнәсәбәтенә игътибар итәсең, әйе, туристик җирләрләрдә килгән кунакка ярар, аның күңеле булсын өчен барын да эшлиләр. Әмма мин үз юлым белән килеп, мондагы халыкның яшәү рәвешен тою өчен гап-гади шартларга урнаштым.
Иң шаккаттырганы һәм сөендергәне кешеләрнең ихласлыгы, ачык йөзлеге һәм ярдәмчелеге. Сораган соравыңа итагатьле итеп җавап бирәләр, юл күрсәтәләр, интернетыгыз бармы, такси чакырып бирергә кирәкме дип ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Туристлардан мөмкин кадәр файдаланып калу дигән нәрсә дә юк монда, гидлар да үз хезмәтләрен тәкъдим иткәндә “хөрмәтлем” дип мөрәҗәгать итәләр, әгәр дә “рәхмәт, мин үзем генә карыйм”, дисәң кат-кат тәкъдим итеп аптыратмыйлар, тыныч кына читкә китеп басалар.
Мин моны аларның чаялыгы, осталыклары булмау дип түгел, ә “тәрбияле туризм” дип атыйм. Бу бары хөрмәт кенә тудыра. Әмма шәһәрнең тарихын шул тирәдә сатучы да, син хезмәтен кулланмаган гид та сорамасаң да сөйли, аңлата. Мәгълүматны акчага гына сату дигән нәрсә аларга хас түгел икән. Базар, кибеттә сатучылар аерым игътибарга лаек. Базарга кереп аннан чыкканчы синең тамагың да туя, чәй дә эчерәләр. Һәр сатучы үз азыгын, татлысын кабып карарга тәкъдим итә, әле ул аны күпләп бирә, товарын алмыйча китсәң дә, ялгыш та кырын караш ташламый.
Тагын бер игътибарны җәлеп итә торган нәрсә ул – халкының киемендә милли элементларның бик күп булуы, миллилекне заманча итеп бирә белүләре. Ирләрнең башында түбәтәй, хатын-кызларның олырак буыны үзбәкләргә хас булганча чуар һәм ялтыравыклы күз явын алырлык киемнәрдән йөриләр, яшь кызлар арасында милли киемне заманчалаштырып бик стильле киенгән кызлар соклану уята, мәктәп формасында да түбәтәй, үзбәк бизәлешләре төшерелгән тукымадан эшләнгән киемнәр күреп соклану һәм халыкка ихтирам хисләре кичердек.
Үзбәк терминнары да бик кызыксыну уятты, аларның күбесе безнең уртак төрки тел сүзләре, без бу сүзнең татарча тәрҗемәсе юк шул дип, рус теленнән калька ясап маташканда ул сүзләр аларда көндәлек тормышта киң кулланыла, хәтта заманчалаштырыла да. Бу – халыкка бары тик хөрмәт кенә була ала.
Шундыйларга берничә генә мисал: бассейн сүзен татарча ничек әйтергә була? Татарчасы юк диячәкләр. Үзбәкчә ул havuz, төрекчә дә шулай, бу сүз төрки сүз, татарда да бу сүз булгандыр, әмма аны хәтерләмиләр, телдән төшеп калган, ә нигә аны кулланышка кертмәскә? Бохарада XVI-XVII гасырларга караган сулык каршындагы архитектур ансамбль Ляби хаус дип атала. Тагын бер кызыклы момент: “паркинг” сүзен татарча ничек әйтеп була? Үзбәкләр моңа да бик кызык термин тапканнар, алар аны “машина колдирманг” дип атаганнар. Була икән бит үз телендә бар нәрсәгә дә атама табып, юк дип чит тел сүзләрен генә кулланып күз йомарга түгел.
“Бас, кызым, Әпипә...”
XV гасыр һәйкәле Хуҗа Даниёр төрбәсе янында Изге чишмә бар, шунда тукталганда без – татарларны шаккаттырган вакыйга булды: ике үзбәк әкәсе (абзые) кайдан килдегез, дип сорады. Казаннан без, татарлар дигәч:
- Бас кызым, Әпипә
Без:
- Син басмасаң, мин басам
Үзбәк әкәсе:
- Синең баскан эзләреңә мин дә китереп басам... димәсенме!
Бу абзыйның классташы татар кызы булган икән, күпме еллар үтсә дә, аның татарларга булган хөрмәте сакланган, “Әпипә”не дә бит хәтерли! Казан урамында чыгып сорасаң да, гасырлар буе күрше булып яшәгән җирдәшең болай җырлап бирә алырмы икән әле? Ай-һай...
Мөсафир һәм татарларга булган хөрмәтне абзый ничек белдерергә белми аптырады, пылау белән сыйлыйм, кая телисез – шунда алып барам да диде. Рәхмәт әйтеп, кире каккач, юлчыга сәдәка булсын, миңа дога кылыгыз дип акча сузды да, үз юлы белән китеп барды.
Казан белән Төркестан арасында тарихи якынлык зур. Бу халыклар борынгы чорда уртак юл үткәннәр, аралашканнар.
Урта Азия халыклары арасында мәгърифәтчелек таратучылар – татарлар. Совет чорында да татар кешеләре мәгариф, фән, сәнгать өлкәсендә биредә хезмәт куйганнар, татар артистларының спектакль, концертлар белән килүләрен көтеп алганнар. Монда мин хәзергә кадәр татарга булган җылы мөнәсәбәт кенә очраттым, татарлар бик күп иде, киттеләр шул, дип искә алып та сөйләделәр.
Татар теле үзбәк белән аралашу өчен бик кулай тел. Шунысын да әйтергә кирәк, яшь буын рус телен начар белә, бөтенләй белмәгәннәрне дә очраттык. Татар теле аша алар белән рәхәтләнеп аралашырга була, бу төбәктә рус теле олы совет буыны белән китеп бара сыман тоелды. Дөрес Россиядә яшәп-эшләп кайтканнар сөйләшә, әмма алар илдәге халыкның бик аз өлеше генә. Тарих кабатлана, татар теле кабаттан төрки дәүләтләр белән аралашу теле югарылыгына күтәрелеп бара. Татарга тылмач кирәкмәгәнгә инандыра торган сәяхәт булды бу.