Документта Нина Ивановна дип язылса да, Түнтәр авылы халкы өчен күптән Әминә апа инде ул. Әйе, язмыш җилләре аны Балтач якларына алып килеп, исемен генә түгел, җисемен дә үзгәртерлек тормыш сукмаклары аша йөртә. Түнтәр авылында гомер итүче Әминә апа Зариповага 103 яшь тулды. 1923 елның 10 февралендә Чүпрәле районының (хәзерге Буа районы) Әлши авылында дөньяга килгән нәни кыз бала 1944 елда Буа медицина мәктәбен яхшы гына нәтиҗәләр белән тәмамлаганнан соң, “бүленеш” буенча безнең якларга Чепья районына эшкә җибәрелә. Арбор балалар бакчасында 1 ел, Борнакта 3 ел шәфкать туташы булып эшли ул. 1949 елда декрет ялына чыккан шәфкать туташы урынына дип, Нина Ивановнаны Түнтәр балалар бакчасына беркетәләр. Шул килүдән гомерлеккә Түнтәрнеке булып кала. “Түнтәрлеләр мине, мин Түнтәрне яраттым!” ди ул ихластан. Биредә Нина апа Бөек Ватан сугышын кичеп кайткан фронтовик - Закир исемле егет белән танышып, яшьләр озак уйламый гаилә корып җибәрәләр. Никах укытып, ислам динен кабул иткән кызга мулл
“Түнтәрлеләр - мине, мин - Түнтәрне яраттым”, ди 103 яшьлек Әминә Зарипова
10 февраля10 фев
1 мин