Бала тугач, корбан чалу гамәле бар. Ул гакыйка корбаны дип атала. Ул нәрсә аңлата, нинди көнне чалына, чалу мәҗбүриме, сөякләрең ватсаң, ни була? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан гакыйка корбаны турында сораштык. - Гакыйка корбаны нәрсәне аңлата? - Гакыйка корбаны чалу ул бала биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу, рәхмәт әйтү гамәле буларак тора. Тагын бер мәгънәсе буенча, Аллаһы Тәгалә бер җан биргәч, аңа тагын бер җан иясен корбан китерү, ягъни шуның белән баланы азат итү кебек. Корбан чалгач, ата-ана өстеннән шул бурыч төшә, дигән мәгънә бар. - Бала тугач, ничә көн эчендә корбан чалырга кирәк? Мондый корбанны чалу өчен махсус көннәр бармы, әллә ел дәвамында чалып буламы? - Гакыйка корбаны чалу безнең мәзһәб, ягъни Хәнәфи мәзһәбе буенча, мөбаһ гамәл - рөхсәт ителгән эш санала. Шуңа күрә Хәнәфи мәзһәбе буенча, корбан чалмасаң да, гөнаһ та, җаваплылык та булмый. Ханбали мәзһәбе буенча, гакыйка корбаны чалу - мәҗбүри гамәл, аны чалмасаң, балага
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Гакыйка — бала биргән өчен Аллаһка шөкер итеп корбан чалу»
9 февраля9 фев
55
3 мин