! Быел татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына – 120 ел. Аның исеме газетабыз өчен бик кадерле. Узган гасырның 20 нче елларында ул «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт куя. Соңрак, инде шагыйрь буларак танылгач та, газета белән араны өзми. «ВТ» архивында Муса Җәлил һәм аның иҗатына бәйле язмалар, рәсми документлар шактый. 1965 елда газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирына да аның исеме бирелә. Шулай итеп, без ел саен татарның иң көчле егетләре белән Муса Җәлилнең батырлыгын искә алабыз. Ә быел без газетада «Муса Җәлил айлыгы» сәхифәсен башларга булдык. Аның максаты – каһарман-шагыйрьнең тормыш сәхифәләрен барлап, аның белән якыннанрак таныштыру. Биредә сез аның хатларын, иҗаты һәм тормыш юлына багышланган әңгәмәләр һәм язмалар күрерсез👇 https://vatantat.ru/news/rubric/list/musa-alil-ailygy