Балтач воолонтеры Елена Вәлиева чираттагы гуманитар ярдәмне егетләргә илтә китте. Бу юлы да Лена апа егетләрнең үтенечләрен башкарып чыга алды, шуңа да алып барасы ярдәме күп җыелды. 3 мотоцикл, генераторлар, җылыткычлар, дрон запчастьләре, кыйммәтле запрослар да булды. Маскетный сеткалар, 50- 60 посылка, медикаментлар, ашлар-чәйлэр, госпитальгә зур, күләмле ярдәм, кыскасы, карап чамалаганнан соң, "Форд"ка һәм зур прицепка гына сыймаячагы мәгълүм булды. Тагын бер «Газель» булмас микән, дип, Лена апа Балтач районы башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллинга мөрәҗәгать итте. Һәм икенче көнгә үк сөенечле хәбәр дә — машина да булды! Монда Лена апа гына түгел, кушкан әйберләрен зарыгып көтүче егетләр дә куанды, әти-әниләре, туганнары да кош тоткандай сөенде, хәтта ки группада утыручыларның да күңелләре булды, әлбәттә инде, булышучыларының. — Барлык төркемдәшләр, СВО егетләре исеменнән Рамил Рашит улы Нотфуллинга, Наил Нургаяз улы Сабирҗановка һәм машина бирүче ,,Водстрой’’ оешмасы җитәкчесе Риян Ри