✅Авырудан соң организмнары хәлсезләнгән балаларга мондый катнашма булыша: ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3-4 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчертәләр. Туберкулез булганда, 100 әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр 1 әр стакан кайнар сөткә 1 әр аш кашыгын кушып эчәләр. Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызалар. Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга кушып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр. Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куялар. ✅Алоэ согын бик аз дозада гына куллану зарур, алайса организмны агуларга мөмкин. Хроник гастрит, ашказаны җәрәхәте булганда, дизентериядән соң алоэ согын көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр чәй кашыгы эчәргә ярый. Алоэ согын ясау өчен, 3-4 еллык үсемлекнең яфракларын 12 көн суыткычта (яки 4-8 градуслы караңгы урында) тоталар, аннары кайнат