Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Мәликә Гыйльметдинова: «Башкаларның хәсрәтенә битараф кала алмадык»

Без һәр көн күнегелгән тормыш белән яшәгәндә, моның ни дәрәҗәдә нигъмәт икәнен дә аңлап бетермибез. Ә бит янәшәбездә тормыш шатлыкларыннан тулаем мәхрүм калганнар да бар. Андыйларны да тормышка адаптацияләү, җәмгыятькә кайтару өчен, махсус методикалар уйлап тапкан олы җанлы шәхесләр бар. «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондының вице-президенты һәм аны гамәлгә куючыларның берсе – Татарстанның Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы, Казан шәһәр Советы депутаты, педагогика фәннәре кандидаты, 13 методик китап авторы Мәликә Гыйльметдинова белән үзенчәлекле укыту методикалары, фонд эшчәнлеге һәм хәйриячелек нигезләре турында сөйләштек. – Мәликә ханым, Сез – профессиональ педагог. Хезмәт юлыгызны рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәргәнсез. Әниегез Сания апа да стажлы остаз булган. Димәк, башкаларга белем бирү аларны кайгырту сыйфатлары канга ук сеңгән?.. – Гаиләмә килгәндә, мин имин, бөтен, зыялы гаиләдә үстем. Әтием ике югары белемле, әнием педагог, мәгариф системасы отличнигы и
Мәликә Гыйльметдинова
Мәликә Гыйльметдинова

Без һәр көн күнегелгән тормыш белән яшәгәндә, моның ни дәрәҗәдә нигъмәт икәнен дә аңлап бетермибез. Ә бит янәшәбездә тормыш шатлыкларыннан тулаем мәхрүм калганнар да бар. Андыйларны да тормышка адаптацияләү, җәмгыятькә кайтару өчен, махсус методикалар уйлап тапкан олы җанлы шәхесләр бар. «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондының вице-президенты һәм аны гамәлгә куючыларның берсе – Татарстанның Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы, Казан шәһәр Советы депутаты, педагогика фәннәре кандидаты, 13 методик китап авторы Мәликә Гыйльметдинова белән үзенчәлекле укыту методикалары, фонд эшчәнлеге һәм хәйриячелек нигезләре турында сөйләштек.

Мәликә ханым, Сез – профессиональ педагог. Хезмәт юлыгызны рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәргәнсез. Әниегез Сания апа да стажлы остаз булган. Димәк, башкаларга белем бирү аларны кайгырту сыйфатлары канга ук сеңгән?..

Гаиләмә килгәндә, мин имин, бөтен, зыялы гаиләдә үстем. Әтием ике югары белемле, әнием педагог, мәгариф системасы отличнигы иде. Без тулы гаиләдә кадерле бала булып тәрбияләндек. Балачактан ук укуга, яңа белемнәргә кызыксыну уяттылар, һәм мин әти-әниемә бик рәхмәтлемен, алар безгә күркәм тәрбия бирде. Үз балаларыма да әти-әниләремнән алган тәрбияви кануннарны һәм тәртип таләпләрен сеңдерергә тырышам. Менә шул була инде ул буыннар бәйләнеше. Әйе, белгечлегем буенча урта мәктәптә укытучы булып эшләдем. Мәктәптә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлеге чикләнгән балалар да укыды, күбесе өйдә белем алды, аларга белем үзләштерү авыр икәнен күрә идем, шуңа да әти-әниләре белән һәрвакыт аралашып тордым, аларга бик ярдәм итәсем килде. Нәкъ менә шуның өчен хәзерге вакытта гомеремне хәйрия эшенә багышладым да.

Гадәттә, адәм баласы тормышындагы кискен борылышларга бик сагаеп ризалаша. Сез физик мөмкинлекләре чиклеләр белән якыннан аралашуга ничегрәк керештегез?

Инвалидлар һәм аз керемле гаиләләр белән социаль эшебез Казанның Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчетендә башланып китте. Кешеләр мәчеткә намаз уку һәм дога кылдыру өчен генә түгел, үз мәшәкатьләре һәм читен хәлләре турында сөйләү өчен дә килделәр. Алар арасында инвалидлар бик күп, шул исәптән сукырлар һәм чукраклар да бар иде. Хәйрия эшчәнлегебез 2000 еллар башында ук башланып китте. Без хәйрия акцияләре, инвалидлар өчен төшке ашлар уздырырга керештек, балалар йортларына, приютларга барып, ятимнәргә, ялгыз пенсионерлар, ветераннар, мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары өләшә идек. Кешеләр, шул исәптән инвалидлар, сукырлар һәм чукраклар, безгә үз зарлары белән мөрәҗәгать итә. Ярдәм сораган кешеләргә битараф кала алмадык. Аларга ярдәм итү мөмкинлеге эзләргә тотындык, аларны җайлаштыру буенча эш башлап җибәрдек, чукракларны һәм сукырларны өйрәтү буенча көндезге курслар булдырдык. Тиз арада эшебез турындагы хәбәр бөтен ил буйлап таралды. Безнең курсларны үтәргә теләүчеләр саны күбәйде. Шулай итеп, 2006 елда безнең «Ярдәм» хәйрия фондын рәсми рәвештә теркәү идеясе туды, чөнки безгә тернәкләнү узу өчен, илнең төрле төбәкләреннән инвалидлар килә башлады. Шулай итеп, хәйрия фондының төп юнәлешләреннән берсе – «Ярдәм-Помощь» исемен алды. 17 яшькә кадәрле инвалид балаларның тернәкләндерү үзәкләренә йөрү мөмкинлеге бар, ә аннан соң бу мөмкинлек бетә. Менә шуңа күрә бездә тернәкләндерү үзәге ачу идеясе туды. Балигъ булганнан соң, аларның барыр җирләре юк, чөнки өлкәннәр өчен мондый оешмалар әле төзелмәгән, шулай итеп, алар үзләренең проблемалары һәм кайгы-хәсрәтләре белән япа-ялгызлыкта кала. Алар барысы да чит кеше ярдәменә бик мохтаҗ, үз вакытларын дүрт стена арасында – өйдә, ягъни берүзләре, уздырырга мәҗбүр. Әйләнә-тирә мохиттә башка кешеләр белән аралашмау һәм бәйләнеш булмау, җәмгыятьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белмәү дә аларны еш кына бик уңайсыз хәлдә калдыра.

Мәликә ханым, яңа төр эшегезгә җиң сызганып тотынгансыз. Үзегез һәм башкалар өчен дә ачышлар ясагансыз. Педагог буларак кына түгел, гыйльми яктан да яңа методикаларга нигез салгансыз бит әле?

Башкаларның хәсрәтенә битараф кала алмадык, аларга ярдәм итәсебез килде, ләкин, кызганыч ки, сукырлар һәм чукраклар белән эшләүче белгечләр таба алмадык. Шунлыктан мин үзем Брайль шрифты буенча укырга һәм язарга өйрәндем (башта – рус телендә, аннары – татар һәм гарәп телендә). Шулай ук сурдотәрҗемә, ишарәләр теле, тифлопедагогика һәм психологияне өйрәнергә, ә аннары аларны укыту өчен программа һәм методика язарга туры килде. Мәсәлән, күрү сәләте түбән булганнарны тернәкләндерүгә ярдәм йөзеннән, минем «Күрүчеләргә сукырлар турында», «ПроЗрение» дигән китапларым дөнья күрде. Күп еллар нәтиҗәле эшләү дәверендә, байтак кына укыту-методик материалы һәм эш тәҗрибәм тупланды. Шәхси очрашуларда инвалидларга ярдәм күрсәтү буенча методик әсбапларым белән бик теләп уртаклашам. Бер ай эчендә сукырлар Луи Брайль системасы буенча укырга һәм язарга өйрәнә алсын өчен, җиңел методика булдырдым. Без аларга, күзләре белән күрмәсәләр дә, йөрәк һәм күңелләре белән күрү мөмкинлеге бирәсебез килде. «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» дигән гыйбарәнең тууы да очраклы түгел бит. Димәк, бу тормыш шартларына җайлашырга, үсеш өчен яңа юллар һәм мөмкинлекләр табарга мөмкинлек бирү, ярдәм итү дигән сүз. Хәйрия фонды эшчәнлегенең бер юнәлеше булып торган хезмәтебез – безнең типографиядә Луи Брайль системасы буенча китаплар бастыру турында да әйтеп үтми булдыра алмыйм.

Сез әзерләгән махсус дәреслекләрне хәзер башка төбәкләрдә кулланалармы соң?

Хәзерге вакытта безнең «Ярдәм-Помощь» комплексыбыз булышлык күрсәтү үзәгенә әверелде. Ел саен безнең тернәкләндерү үзәгенә ярдәм алу өчен, Россиянең бик күп төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән төрле категориядәге йөзләгән инвалид килә. Курслар һәм алган белемнәре ярдәмендә, безнең чыгарылыш укучыларыбыз яшәгән төбәкләрендә, минем методикамны кулланып, инвалидларны өйрәтәләр һәм сәламәтлекләре буенча безгә килә алмаучыларга ярдәм итәләр. Һәр ай саен «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта Кыргызстан, Чечня, Дагстан, Ингушетия, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Кабарда-Балкария, Пермь крае, Ростов өлкәсе һ. б. илләрдән 40 ка якын кешене кабул итә. Бер урынга 16 кеше дәгъва кыла, ә инде исемлеккә керә алмаганнар киләсе курс башланырга өч ай чамасы кала чакыру көтә. Сукырлар тормышының курслар узганнан соң, яхшы якка үзгәрүенең иң яхшы мисалы – кайбер реабилитантларның монда эшләргә һәм башкаларга ярдәм итәргә калуы. Алар хәзерге көндә безнең үзәкнең хезмәткәрләре булды. Бүгенге көндә безнең үзәктә кайчандыр үзләре реабилитация үткән 14 сукыр педагог эшли.

Мәликә ханым, Сез укыту, тернәкләндерү методикаларын уйлап табучы буларак дан казандыгыз. Физик мөмкинлекләре чикле, яшәүләрендә мәгънә тапмаганнарда кабат яшәү өмете кабызып, җәмгыять фикере тудырасыз. Сезгә ярдәм кулы сузучылар да шактый, димәк?

Әйе, безгә төрле илләрдән бик күп кунаклар, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр дә килә. Алар арасында төрлеләре бар: данлыклы кешеләр дә, гомумән, аларны берләштереп торган, игелекле эшләр кылуга омтылышы булган, төрле авыр хәлдә калган кешеләрнең язмышына карата битараф булмаган чын ярдәмчел шәхесләр. Үз юмартлыгы белән алар инвалидларга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Бу хәйриячелек үсешенә зур өлеш кертә: мохтаҗларга карата кайгыртучанлык һәм игътибарны арттыра. Ул – иң ихлас сүзләргә лаек адым. Проектларыбызны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә без бик рәхмәтлебез. Фонд хезмәткәрләренә аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Без – бер фикердәге бердәм команда: аларның эше энтузиазм һәм сайланган юлга тугрылык үрнәге булып тора. Шәфкатьлелек һәм мескеннәр хәленә керә белү дигән төшенчәләр – алар өчен коры сүзләр генә түгел, ә чынлыкта, яшәү рәвеше. Кешеләр белән эшли һәм аларның проблемаларын тыңлый белү, аларга ярдәм итәргә омтылу, һәркемгә индивидуаль караш булдыру – фонд хезмәткәрләрен бизәп торган иң күркәм сыйфатларның берсе. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең рәхмәтләре хезмәткәрләр эшчәнлегенә югары бәя булып тора.

Сукырларны өйрәтү җиңел эш түгелдер, сабырлык каян аласыз? Алар еш кына үзләре дә эмоциональ яктан тотрыксыз була ич әле...

Авыруларына карамастан, алар, башкалар кебек үк, укырга, эшләргә, үзләренең хыялларын тормышка ашырырга, җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы булырга телиләр. Иң мөһиме, аларга битараф калмыйча, вакытында игътибар биреп, аларны илһамландырырга, кирәк урында ярдәм итеп җибәрергә, җәмгыятьтә үзләренең проблемалары белән ялгыз калулары турында уйламауларын, аларны берләштереп, үз тәҗрибәләрен башкалар белән дә уртаклашып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә омтылырга өметләндерергә, өндәргә, канат куярга кирәк. Шактый кешеләрнең язмышы минем күз алдымда яхшы якка үзгәргәнен күрергә насыйп булды. Әйтерсең лә алар яңадан туып, яңа тормыш башлап җибәрәләр, кайчандыр аларның бит бу дөньяда яшиселәре дә килмәгән вакытлары булган... Инвалидлык ул хөкем карары түгеллеген исбатлаган «Победивший себя» фильмы моның үрнәге булып тора.

-2

Реабилитация узган инвалидлар белән аралашканда, аларның уңай якка үзгәрүләрен күрәбез. Үз-үзләренә ышанычлары арта, кайчандыр хәтта мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә, үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаган кешеләр, күпчелек вакытларын өйдә үткәрүчеләрнең, тернәкләндерү үзәгендә курс узганнан соң, бу тормышка бөтенләй башкача карый башлый: үзләренең хыялларын тормышка ашыралар, эш табалар, гаилә коралар, хезмәтләрендә зур уңышларга ирешәләр.

Аларның тормыш сөючәнлеге һәм оптимизмы һәркем өчен үрнәк була ала. Мондый кешеләр белән аралашканнан соң, аларның елмаюын, башкалар өчен файдалы булырга омтылуларын күргәч, дәвалап булмый торган авырулары барын да онытасың, бу инвалидлыкның гадәти, тулы канлы тормыш өчен һәм куелган максатларга ирешүдә киртә булмавын тагын бер кат исбатлый.

Сезгә күп кенә педагогик-психологик аспектларны эш барышында төшенергә туры килгәндер? Үзегез кемнәрдән киңәшләр, ярдәм алдыгыз? Киртәләргә очрамадыгызмы?

– Әлбәттә, җиңел булмады. Беренче вакытларда шактый гына кыенлыклар белән очрашырга туры килде. Әзер кадрлар да, өйрәтә алырлык кеше дә, кемнеңдер тәҗрибәсен үзләштерү мөмкинлеге дә юк иде. Шуңа күрә, инвалидларның төрле категорияләренең ихтыяҗларын җентекләп өйрәнеп, укыту һәм тернәкләндерү методикаларын мөстәкыйль рәвештә үземә төзергә туры килде. Белгәнегезчә, һәр төркемнең үз үзенчәлекләре бар, шуңа күрә һәркемгә хаслап якын килергә тырыштык, чөнки бу эш безгә киләчәктә нәтиҗәле тернәкләндерү программаларын эшкәртергә ярдәм итәчәк.

Хәйриячелекне «Ярдәм» фонды яңа дәрәҗәгә күтәрде. Үзегездә ниндидер канәгатьлек, горурлану, шөкер итү хисе һичшиксез бардыр? Хәзер инде Сезне халык таный, рәхмәт әйтүчеләр, догачыларыгыз да артканнан-арта бара...

Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең миңа рәхмәтләре – эшчәнлегемә иң югары бәя. Үз эшемнең нәтиҗәсен күреп һәм тоеп торуым белән бик бәхетлемен, бу мине инвалидларның тормыш сыйфатын тагын да яхшырту өчен социаль проектларны гамәлгә ашыруда яңа мөмкинлекләр табарга дәртләндерә, көч өсти. Яхшы нәтиҗәләр, безнең үзәктә тернәкләнү узучы инвалидларның казанышлары – бу безнең комплексның кирәкле һәм уңышлы эшләвенең күрсәткече. Безнең тәрбияләнүчеләребез гаилә кора, балалар үстерә, җәмәгать тормышында актив катнаша, спорт белән шөгыльләнә, югары уку йортларында укый, һөнәри белем ала, эшли, музыка коралларында уйный, иҗат белән шөгыльләнә. Җыеп әйткәндә, тулы тормыш белән яшиләр, әле тагын башкаларга да аякка басарга ярдәм итәләр. Үзебезнең тәрбияләнүчеләребез белән һәрвакыт элемтәдә, алар яңалыклары, уңышлары һәм казанышлары турында безгә белгертеп торалар.

Тернәкләнергә башка милләт кешеләре дә күп килә. Аларда Коръәнгә, исламга карата кызыксыну туамы?

– Безгә күп илләрдән төрле дин тотучылар килә. Без инвалидларны реабилитацияләүне максат итеп куябыз, безнең эшчәнлегебез дини ышанулар белән дә бәйле түгел. Әгәр алар Коръәнне өйрәнергә теләк белдерәләр икән, без, әлбәттә, ярдәм итәбез.

Балалар приюты да алып барасыз. Сезне ул ятимнәр «Әни» дип йөртә. Бер йөрәккә ничә язмышны ничек сыйдырасыз? Үз гаиләгезгә вакыт каламы? Әллә инде бу сезнең тормыш рәвешенә күчтеме?

Күп еллар дәвамында үземнең эшчәнлегем барышында еш кына балалар йортларында, приютларда, тернәкләндерү үзәкләрендә хәйрия акцияләрен оештыручы булдым. Шулай ук ятим балаларның авыр язмышларының шаһиты булырга да туры килде. Ата-ананы югалту – бала өчен бик тирән күңел ярасы. Мин шулай ук балалар йортларында авыру балаларның да бик күп булуына инандым. Аларның ана җылысыннан һәм мәхәббәтеннән мәхрүм калуын күреп, иң авыр язмышлы, үзеннән барысы да баш тарткан, дөм ятим балаларны тәрбиягә алырга булдым. Шулай итеп, «Гаилә учагы» проекты булдырылды. Белгәнегезчә, һәркем дә үз гаиләсенә тәрбиягә мондый балаларны алмый. Бу йорт – ятим калган инвалид балаларның киләчәктә тормыш терәге була торган җир. Теләче районының Иске Җөри авылында бөтен Татарстаннан авыр язмышлы ятим инвалид балаларны җыеп алдык. Һәр баланың үз тарихы, психологик авыруы, аларның күзләрендә кешеләргә ышанмау һәм курку ярылып ята иде. Һәр балага махсус «ачкыч табу» таләп ителде. Баштарак балалар тирә-юньдәгеләр белән элемтә таба алмадылар, гигиенаның элементар кагыйдәләрен үти белмәделәр, хәтта кашык та тота белми иделәр. Аларның кайберләре көчкә-көчкә сөйләшә, аерым авазлар гына әйтә иде. Күбесе үзләрен балалар йортына кире кайтарырлар дип курка, чөнки алар белән мондый хәл инде берничә тапкыр кабатланган булган... Бу балаларның үз-үзләрен тотышын үзгәртеп һәм аларга ярдәм итеп булуына күпләр хәтта ышанмады да. Шуңа күрә, балаларны психологик һәм физик яктан тернәкләндерү өчен, бөтен көчебезне куйдык. Без бигрәк тә ана назы җитмәгән, әти-әни ярдәменә мохтаҗ, өйдәге җылылыкны күрмәгән балаларны алырга тырыштык. Хәзер инде аларны танып та булмый. Өйдәге җылы атмосфера, аларны ярату, кайгыртып торуыбыз нәтиҗәсендә, балалар бөтенләй икенче яктан ачылды, яшьтәшләреннән берничек тә аерылмыйлар, актив тормыш рәвеше алып баралар. Теләче районының Иске Җөри авылындагы зур һәм уңайлы йортта төрле милләт балалары бер гаилә булып яши: башта алар унау булса, хәзерге вакытта унөчәү. Бүгенге көндә аларның икесе – мәктәп укучысы, берсе өйдә белем ала. Калганнары мәктәпне тәмамладылар инде, дүртесе төрле югары уку йортларында укуларын дәвам итә. Араларында гаилә корып, эшләүчеләр дә бар, берсе МХО зонасында хезмәт итә.

Сезнең фонд киң эшчәнлек алып бара. Кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәсез? Төрле юнәлештәге белгечләр кирәк бит...

– Минем уйлавымча, бу өлкәдә эшләүче һәрбер белгечнең төп сыйфатлары шәфкатьлелек, мәрхәмәт, чит кеше бәласенә битараф булмау, ярдәмчеллек, рәхимлелек, кайгыртучанлык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек, вакытында ярдәм кулы суза белү булырга тиеш. Кешеләр белән эшли белү, аларның гозерләрен тыңлау һәм ишетә белү, аларга ярдәм итәргә омтылу, һәркемгә аерым мөнәсәбәт кую. Курсларда укыту югары педагогик белемле һәм инвалидлар белән эшләү тәҗрибәсе булган квалификацияле белгечләр тарафыннан алып барыла.

– «Йөрәгем белән ишетәм һәм күрәм» проекты киләсе елларда да дәвам итәчәкме?

– Әлеге проект бик әһәмиятле. Бу курслар реабилитациягә мохтаҗларны һәм аларның гаилә әгъзаларын бик кызыксындыра. Без бу юнәлештә эшебезне дәвам итәчәкбез. Курсларда укырга теләүчеләр саны елдан-ел арта, шуңа күрә хәзерге вакытта «Ярдәм-Помощь» ИХФ комплексы территориясендә төрле категориядәге һәм яшьтәге инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгенең тагын бер бинасы төзелә. Моннан тыш, без күп кенә башка проектларны гамәлгә ашырабыз:

«Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты арбалы инвалидларга, хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм ДЦП диагнозы куелган пациентларга комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

«Сөйли торган куллар» начар ишетүчеләр – сукыр һәм чукрак кешеләрне дәвалау өчен төзелгән проект.

«Сукыр һәм чукрак» – сукыр һәм чукрак-телсезләрне реабилитацияләүне күздә тота.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр шулай ук «Дан» спорт комплексында дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнә. Социаль ашханә ачылды, көн саен ярдәмгә мохтаҗ 100 дән артык кеше бушлай кайнар ризык ала. Ләкин без ирешелгән хезмәт җимешләребез белән генә чикләнмибез, яңадан-яңа социаль әһәмиятле проектлар төзү эшен дәвам иттерәбез.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Мисал өчен, узган елның көзендә безнең үзәк базасында «Ватанны саклаучылар гаиләләренә ярдәм» дигән яңа проект гамәлгә ашырылды. Бу – махсус хәрби операциядә һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә психологик һәм социаль ярдәм итү буенча махсус курслар. Әлеге курста түгәрәк өстәлләр, төрле тренинглар, мастер-класслар үткәрелде, дин әһелләре белән очрашулар, табиблар, юристлар, психологлар, социаль яклау белгечләре белән консультацияләр дә оештырылды. Шулай ук мәдәни яктан да аралашуны булдырырга тырыштык: төрле экскурсияләргә, музейларга һәм театрларга бару, күргәзмәләр белән танышу. Әлеге курсларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, бу юнәлештә эшебезне дәвам итәчәкбез.

Кызганыч, күп кешеләр, сәламәтлеге чикләнгән булу сәбәпле, башкалар ярдәменә мохтаҗ. Шуңа күрә профессиональ караучылар (сиделкалар) хезмәтенә ихтыяҗ зур. Мондый белгечләр бүгенге көндә махсус хәрби операция барышында яраланган хәрәкәтсез һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаучы сугышчыларны тәрбияләү өчен дә бик кирәк. Шуңа күрә үзебезнең комплекс базасында караучылар (сиделкалар) әзерләү курслары да оештырып җибәрдек.

Мәликә ханым, Сезнең проектлар Татарстан районнарында да җәелдерелгән...

– Без Казанда гына түгел, Татарстанның башка төбәкләрендә дә күп балалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә булганнарга ярдәм күрсәтәбез. Мәсәлән, мондый гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен республикабызның Балтач районында һәм «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы базасында малайлар өчен пансионатлар ачылды, шулай ук киләчәктә Апас һәм Балтач районнарында кызлар өчен пансионатлар ачу да каралды.

«Пробация үзәге» проекты хөкем ителгәннәрне ике этапта җәмгыяткә кайтаруны күздә тота: алар белән колониядә эшләү һәм азат ителгәннән соң булышу. Пробация үзәге аларга җәмгыятьтә тулысынча җайлашырга юл ачачак.

– Хәйриячелек, мохтаҗларга ярдәм итү юнәлешендә Сезнең команда Татарстанны яңа баскычка күтәрде. Чит өлкәләрдәге хәйрия фондлары да Сезнең тәҗрибәне өйрәнергә килә торгандыр?

Әлбәттә, безнең тәҗрибәне өйрәнү өчен, безгә еш кына башка хәйрия оешмалары вәкилләре дә килә. Әмма аларның күбесе бары тик бер юнәлештә генә махсуслаша. Мәсәлән, сукырларга яки ишетү сәләте начар булган кешеләргә генә булыша. Безнең фонд исә берьюлы берничә өлкәне иңли.

– Мәликә ханым, әтрафлы әңгәмә өчен Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәм!