Хуш исле сабын гына кулланам Сабынны кабыннан чыгармыйча гына берничә урыннан теш чистарткыч таякчык белән тишкәлим. Шуннан аны, кая кирәк, шунда: кием-салым шкафына, юыну бүлмәсе, бәдрәфтәге киштәләргә урнаштырам. Берникадәр вакыттан соң, хуш исе беткәч, яңасына алыштырам. Ә тишкәләнгән искесен раковина янына юынырга алып куям. Акчаны янга калдыруның әйбәт кенә ысулы бу. Римма Нурмөхәммәтова, Чүпрәле районы
😍 Кием-салымга яки тирә-юньгә хуш исләр тарату-сеңдерү өчен махсус «химия» сатып алып мәшәкатьләнмим
5 февраля5 фев
~1 мин