Олег Тарин – Рус Шуган авылы егете. Махсус хәрби операциягә ул 2022нче елның 27 октябрендә мобилизацияләнә Олег пилотсыз очу аппаратлары операторы сыйфатында алгы сызыкта хезмәт итә. Уку вакытында дроннар белән идарә итү серләрен җиңел үзләштергән егетне пилотсыз очу аппаратлары өлкән операторы итеп билгелиләр. – Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче авылдашыбыз белән чиксез горурланабыз! Кыска вакытлы ялга кайткан вакытта Олег мәктәп укучылары белән очрашты. Ул укучыларга һәм укытучыларга алгы сызыктагы хезмәт турында сөйләде. Бүгенге көндә МХОда җирлегебездән 29 егет хезмәт итә, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. Укытучылар мәктәп елларында Алексейның бик тыныч булуын искә ала, ә хәзер исә алар каршында – туган илен өзелеп яратучы җитлеккән хәрби. Хезмәттәшләре аны позитив булуы, боегырга юл куймавы өчен ярата. Хәрби хезмәтне Олег Ханты-Манси автоном округында узган, анда дүртенче разрядлы электрик һөнәрен үзләштергән. – Без гаиләдә өч малай үстек. Төпчек буларак, ә
Пилотсыз очу аппаратлары операторы Олег: укудан алгы сызыктагы хезмәткә
4 февраля4 фев
2
1 мин