Районыбыз актив яшьләренең берсе, бүгенге көндә Балтач мәдәният йортында хезмәт куючы Кәрим Ришат улы Нуриев районның студентлар советы рәисе итеп сайланды. Ихластан котлыйбыз, Кәримгә киләчәктә яңа идеяләрне һәм проектларны тормышка ашыруда уңышлар телибез. Кәрим Нуриев җитәкчелегендәге студентлар советы яшьләр үсеше һәм аларның инициативаларын гамәлгә ашыру өчен тагын да нәтиҗәлерәк мәйданчык булыр дип ышанабыз.