Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек, үсемлекчелек, хезмәт хакы, тулай продукция күләме буенча елдагыча районнар рейтингын төзегән. Лидер районнар арасында Кукмара, Әтнә, Балтач - беренче өчлектә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. «Алар үз позицияләрен саклап килә», - диде йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Министр сүзләренчә, алдынгы районнар үз потенциалын да үстерә, производство нәтиҗәлелеген дә тәэмин итә. «Аларның тәҗрибәсе хәзерге шартларда да үсеш мөмкинлекләре булуын раслый», - диде.
«Балтач рейтингта үз позицияләрен саклый», дип белдерде министр
13 февраля13 фев
~1 мин