Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Шода егете авылдашларын куандыра

«Рамазан ае якынлаша. Шода авылы мәчете бу уңайдан Рамазан аен куанычлы вакыйгалар белән каршы ала. Узган ел мәчет манарасына утлар куелса, быел Рәсүл Низамов мәчет стеналарына да өстәмә утлар куйды. Хәзер мәчетебез әллә кайлардан балкып утыра, утлары авылны ямьләндереп тора. Игелекле хезмәте өчен Рәсүлгә һәм аңа ярдәм иткән Балтач егете Алмаз Ягъфәровка барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәтләремне ирештерәм. Кылган игелекле гамәлләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтып, тигезлектә, муллыкта яшәсеннәр», дип хәбәр итә Шода авылыннан Фәйрүзә Зәкиева.