Яңалыкларның берсе – 40 яшькә кадәргеләр арасында атеросклерозны профилактикалау өчен липопротеин дәрәҗәсен һәм липид профилен тикшерү. 21-49 яшьлек хатын-кызлар өчен биш елга бер тапкыр аналык муентыгы яман шешен үстерү шансына йогынты ясый торган кеше папилломасы вирусы булуга тест өстәлгән. Моннан тыш, гипертония һәм диабет белән авыручыларга кайбер очракларда телемедицина технологияләрен кулланып диспансеризация узарга рөхсәт иткәннәр. Диспансерлаштыру «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә»милли проектлары кысаларында бушлай үткәрелә. 2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туганнар диспансеризация үтәргә тиеш. Стандарт тикшерүгә буй, авырлык, кан басымын үлчәү, кан анализлары, флюорография һәм ЭКГ керә. Җенесенә, яшенә һәм сәламәтлек торышына карап, хатын-кызлар өчен маммография яки яман шешкә тест кебек өстәмә тикшеренүләр билгеләнергә мөмкин.