«Сәлам» дәреслеге Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән 2016 елдан Мәгарифне үстерү институтында (ТР МҮИ) оешкан проект офисында әзерләнгән. Быелгы уку елында аның буенча укыган балаларның беренче чыгарлышы көтелә. Әлеге дәреслекнең чишмә башында торучы, Казанның 30нчы урта мәктәбе директоры, филология фәннәре кандидаты Рөстәм Бәхтиев белән шул хакта cөйләшәбез.
– Рөстәм әфәнде, яңа уку елын башлап җибәрдек. Казанда сезнең мәктәп шактый үзенчәлекле.
– Мәгариф әһелләре, укытучылар өчен ике яңа ел бар. Берсе календарь буенча 1 гыйнвар булса, икенчесе 1 сентябрь – яңа уку елы. Без педагоглар өчен ул бәйрәм һәм 40 атна дәвам иткән зур марафонга аяк басу кебек тә. Сентябрь аеның беренче атналары аеруча тыгыз һәм катлаулы булучан. Балаларны 3 ай ял иткәннән соң тәртәгә кертү, бигрәк тә 1нче сыйныф балаларын мәктәп тәртипләренә күнектерү мәшәкате белән уза. Өч сыйныфка 40 укучы кабул иттек. Мәктәбебез зур булмагач, яңа балалар саны ел да шул тирәдә тирбәлә. Бездә 200 дән артык укучы белем ала. Алар арасында төрле милләт балалары бар. Барысы да татар телен өйрәнә. Мин үзем дә Чаллының 4 нче мәктәбендә барлык фәннәрне дә татарча укыган идем.
– Мәктәп директорыннан икеләтә-өчләтә җаваплылык һәм батырлык сорала торгандыр, чөнки шактый катлаулы чорда яшибез. Мәктәп ул – җәмгыятьнең көзгесе. Беренче көннәрегезне ничек хәтерлисез?
– Коллективка мине РОНО җитәкчесе таныштырды. Дөресен әйтәм, беренче елларда җиңел түгел иде. «Директор һөнәре» дигән аерым белгечлек юк бит ул. Вазифаның күп өлешен һәм нечкәлекләрен эшли-эшли өйрәнәсең. Директор ул, беренче чиратта, кешеләр белән эшли. Педагогик эшчәнлек университетның 5 нче курсында ук башланып киткән иде. Ә 2020 елдан директор вазифасындамын.
– Рөстәм, татар теле дәресләре һәм дәреслекләре җәмгыятьтә шактый фикерләр тудырды. 1990 еллардан соң татар теле дәреслекләре җитешми иде. Хәзер инде ана телен укытуның нинди генә алымнары һәм дәреслекләре юк! «Сәлам» дәреслеге турында сөйләшик әле. «Сәлам» заманча, кызыклы, иҗади әсбап буларак үзен исбатларга омтыла.
– Татар телен кызыклы итеп укыту идеясеннән туып гамәлгә ашырылган проект бу. Телне кызыктырып укыту ул бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. «Сәлам» дәреслеге укучылар татар телен яратып укысын дигән бурычны алга куя. Әле бит безнең ата-аналар да бар. Аларга да җайлы булуын да истән чыгармаска кирәк. Гасырлар буена укытылган башка чит телләр дә бар. Менә ул дәреслекләр тышкы кыяфәтләре белән үк игътибарны җәлеп итеп тора. Проектның башлангычында торганда без Илдар Мөхәммәтов (хәзер министр урынбасары) Рашат Якупов белән: «Нишләп татар телен чит ил дәреслеге кебек төзеп карамаска әле?» – дип уйлаштык. Татарча вариантын гына гамәлгә ашырырга кирәк иде. ТРның Мәгарифне үстерү институты белән килешү төзеп, проект офисы оешты. Хәзер бу проектны Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова җитәкли. Ул – проектның фәнни мөхәррире. Беренче модульләрне ясап карадык. Министрлыкка тәкъдим иттек. Министрлык кызыксынды, дәүләт программасына кертеп җибәреп, аны финансладылар. 2016 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.
– Ул ничәнче сыйныфлар өчен әзерләнгән?
– 1-11 сыйныфка кадәр дәреслекләре, эш дәфтәрләре, укытучы китабы, сайты гамәлгә ашырылган.
– Дәреслекләр рус балалары өченме? Әллә ана телен азрак чамалаган татар укучыларына тәгаенләнәме?
– Катлаулы заманда яшибез. Мин хәзер әйтермен дә, ә иртәгә ул башка төрле булып куяр. Ә бүгенгә хәл шундыйрак: башлангычта ул рус телле балалар өчен. Ягъни 2016 елда бүленә иделәр. Татар балалары тирәнрәк өйрәнә иде ана телен. Ә рус һәм башка милләт балалары аерым. Бу нәкъ аларга юнәлтеп язылган дәреслек иде. Анда герой исемнәре дә Маша һ.б. Гомумән, төрле милләт балалары үзләрен иркен хис итсен дип теләдек. Бүгенге көндә вәзгыять башкачарак, хәзер ул күбрәк ана телен белергә омтылган татарлар өчен тәгаенләнә. Шулай ук башка милләт балаларын да күз уңында тота. Дөресен генә әйткәндә, кемнәр күбрәк өйрәнгәне турында статистика ясаган булмады. Минемчә, туган телен өйрәнергә теләгән татар балаларына ул бик кулай.
– Рөстәм, ни өчен дәреслекнең исеме «Сәлам»? «Туган тел»түгел, яки «Татар теле»түгел.
– Рәсми исеме «Татар теле» дип атала. Шул вариантында эшләнелде дә. Тик халык арасында «Сәлам» дип таралды. Кешеләр бер-берсе белән очрашканда: «Сәлам!» – дип исәнләшә бит. Заманча, җиңел итеп шулай аталды. Чыннан да, бик яхшы проект, нәтиҗәсе дә яхшы булды.
– Мәктәптә «Сәлам» дәреслеге белән 1 нче сыйныф атнасына ничә сәгать укый?
– Хәзерге көнгә атнасына 1 сәгать кабул ителгән. Директорлар 2 сәгать тә билгели ала. «Сәлам» үз эченә әдәби укуны да, тел өйрәтүне дә колачлый. Бер дәреслектә төрле яклап мәгълүмат бирелә. (Чит телне укыту принцибы башка телләрдә дә шундый). Коммуникатив технологияләргә нигезләнеп, сөйләмне үстерү, аралашуга күбрәк басым ясала. Грамматика икенче планга күчә. Әлбәттә грамматикага да аерым игътибар бар! Грамматика – телнең умыртка сөяге. Диалоглар һәм анда төшеп калган сүзләрне өстәү. Язу, тыңлау күнекмәләре белән дә баетылган. Заманча булгач, видеосыз да булмый. Эш дәфтәрләре, укытучы китаплары... Сайт актив эшли. Бу проект-дәреслек аерым бер шәхескә бәйләнеп калмый. Аны тормышка ашыруда шактый күп кеше катнашты. Дизайнын да үзе татфакта укыган Илдар Әюпов башкарды. Гомумән, моны татар җанлы шәхесләрнең уртак хезмәт җимеше дип кабул итәргә кирәк.
– «Сәлам» дәреслеге белән теләсә кайсы татар теле укытучысы укыта аламы һәм таралу даирәсе ничегрәк?
– Бу сорауга ТР МҮИ төгәл җавап бирә алыр иде. Таралу даирәсе киңәя, үткән ел безнең дәреслек федераль исемлеккә (переченьгә) керде. Фәкать шул исемлектә булган дәреслекләр белән генә укытырга рөхсәт ителә. Бу да дәреслекнең таралуына этәргеч булды. Хәзер 10-11 сыйныфларга кертү турында сүз бара. Барлык мәктәпләрдә булмаса да, күпләр «Сәлам» белән укыта. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: һәрбер укытучының үз методикасы, үз стиле. Педагогларга төрле авторлар уңайлы. Шәхсән үзем дә төрлелек яклы. Бер генә дәреслек булырга тиеш дигән фикер белән килешмим.
– Чит төбәкләрдә дә татар мәктәпләре бар. Аларга «Сәлам» белән укыту мөмкинлеге бармы?
– Минемчә, дәреслекләрне читтәгеләр дә соратып ала. ТР МҮИ аша сората алалар. Әйткәнемчә, безнең сайтыбыз бар. Сайттан исә, җир шарының теләсә кайсы почмагыннан кереп өйрәнә алалар. Анда теркәлергә дә кирәкми. Гадәттә, анда укытучылар гына теркәлә.
– «Сәлам» дәреслеге белән укытырга теләгән педагогларга аерым әзерлек курслары узу сораламы?
– Иң беренче теләк кирәк. Укытучыларга аерым әзерлек курслары кирәк түгел дип уйлыйм. Бюрократик ягы барын истә тотып, ялгышуым да ихтимал. Дәреслекнең булуы, мәктәпнең вакытында гариза бирүләре. Болар барысы да финанслар белән бәйле.
– Заманында татар теле дәреслекләреннән авыр диеп зарланучылар булды? Чыннан да авырмы соң?
– Минемчә, кешенең үз табигатеннәндер. Адәм баласы, гомумән, җиңеллекне сайлый. Минемчә, ул дәреслекләрдә бернинди арттыру, катлауландыру юк иде. Татарның сөйләм телендә мең, яисә 2-3 меңгә кадәр булган сүз. Дәреслек материалы аерым темаларга бүленә. Әллә шул вакытта аңлашылып бетмиме икән? Тел гомумән тере организм кебек. Ул катып калмаган бит. Менә бу фикернең җиткерү формасын уйларга кирәк. Шуңа карап төзәтмәләр кертү, ул дәреслекне эшләү һәрвакыт дәвам итә. Мәсәлән, авторлар бу фикерләрне тоеп, ишетеп үзгәрешләр кертсәләр, бик уңай, дип саныйм. Киңәшле эш таркалмас, ди бит.
– Гадәттә, дәреслекләрне үзләре дә укыта торган практик укытучылар язамы, әллә теоретиклар да башкарып чыгамы?
– Үзебезнең «Сәлам»не язган авторлар турында гына әйтә алам. Менә алар барысы да – практик мөгаллимнәр. Башлангычны әзерләүчеләрнең барысы да – укытучылар. Әле татар теленнән тыш, чит телне дә укыталар. Аны бала психологиясен, укыту серләрен тирәнтен үзләштергән белгечләр эшләде.
– Ансат, җиңел юл сайлангач, әлеге дәреслек программасында татар грамматикасы ни дәрәҗәдә бирелә?
– Грамматика 1 сыйныфтан башлана, аны аңлату төрлечә булырга мөмкин. Гадәттә, сүз формалары аша, җиңелчә аңлатабыз. Диалогта, сөйләмдә ул форма аша күрсәтелә. Баланың башын катырып, акцент ясамыйча гына сөйләшкәндә, тел шундый форма ала. Максат – баланы иркен сөйләшергә өйрәтү бит. Теләсә кайсы телне өйрәнгәндә дә аралашу беренче урынга куела. Шулай таләп ителә, шарты шул.
– Сайт турында да әйтеп үтик инде?
– Сайтыбызны теләсә кем кереп карый ала. Менә анда күренгәнчә дә башлангыч сыйныф программасы югары сыйныфлардан нык аерылып тора. Нигезе – комуникатив темалар. Башлангычта аерым геройлар бар. Алар укучылар белән бергә сыйныф саен «үсеп баралар» 5 сыйныфтан башлап шулай ук комуникатив тема, ләкин темалар кызыклырак һәм киңрәк. Монда инде психология дә кереп китә, чөнки бала үз дөньясын да ача белергә тиеш . Үз-үзеңне танып белү, дөнья могъҗизалары һ.б. Безнең максат – татар теленең кулланыш даирәсен (функциональлеген) арттыру. Төрле темаларга татар телендә сөйләшеп булганны күрсәтү. 5-11 сыйныфлар өчен әзерләнгән дәреслекләрне татар телле балалар төркемнәрендә дә рәхәтләнеп кулланырга мөмкин. Татар гимназияләрендә татар телен, ана теле буларак тирәнтен укытучы педагоглар да укыта ала, чөнки «Сәлам»дәге темалар шактый кызыклы итеп бирелгән.
– Татар әдәбияты турында фикер йөрткәндә, ни диярсез?
– Без монда татар авторларын керттек. Әлбәттә, дәреслектә 100 ләгән битле әсәрләрне күрмәссез. Атнага бер әдәбият дәресендә зур әсәрләрне тулаем өйрәнеп чыгу мөмкин дә түгел. Аерым-аерым татар авторлары белән таныштыру форматында бирелә. Милли фольклордан башлана һәм балалар язучылары белән дәвам итә.
– Рөстәм әфәнде, «Сәлам» дәреслеген укыган укучылар мәктәптән татарның теле, мәдәнияты һәм сәнгатеннән хәбәрдар булып чыга, дип авыз тутырып әйтә алабызмы?
– Быелгы уку елында «Сәлам»не 10-11 ел укыган балалар чыгарылышы булачак. Сезнең сорауны нәкъ шушы укучыларга юлласак, дөрес булыр иде. (Шактый кызыклы да булыр иде!) Шәхсән без үзебезгә шундый максат куйдык: балада ким дигәндә татар теленә карата мәхәббәт тусын. Дәреслек никадәр камил булса да, бер-ике сәгатьтә генә баланы өйрәтеп була дигәндә зур шигем бар. Биш сәгать булганда да телне өйрәнүе катлаулырак иде. Кеше факторына да бәйле бу, эчке теләк һәм мохит булуы да сорала. Аралашу даирәсе дә бик әһәмиятле. Гаиләдә сөйләшү дә бик мөһим, аннан башка берничек тә булмый...
– Хәзерге вәзгыятьтә балада ана теленә кызыксыну уятып буламы?
– Югары даирәдә эшләмәгәч, мин аның масштабын тоеп, киң итеп күрә алмыйм. Нәрсәдер эшләп буламы, юкмы – өздереп әйтә алмыйм. Дәреслек контекстында исә, бурычыбыз татар телен кызыклырак тәкъдим итү иде. Ә югарырак карап фикер йөртсәк, Татарстан республикасында шактый эшләр башкарыла. Мәсәлән, яңа биналарны ачканда, элмә такталардагы мәгълүмат татар телендә дә биредә. Бу күренеш шулай ук татар теленең статусын күрсәтә бит. Җәмәгать транспортында да белдерүләр ана телебездә яңгырый. Телгә нисбәтле проектлар, чаралар да еш оештырыла. Соңгы вакытта татар теленән ОГЭ бирүчеләр саны арта. Уңай тенденция. Шулай да, Тукайның мәгълүм шигыре: Бу телдә «күп нәрсә белдем» сүзләре мине дә еш кына төрле уйларга этәрә. Чыннан да, туган тел аркылы күп нәрсә беләбезме икән? Еш кына татарның активлыгына да күп нәрсә бәйле. Канун кысаларында шактый гамәлләр башкарырга мөмкин. Әлегә беркем дә татарча сөйләшкән өчен авызга сукмый. Әти-әниләрдән мотивация булса, директор да укытуны оештыра ала. «Адымнар» мәктәпләре, «Сәләт» сыйныфлары ачыла, туган телдә тәрбия бирә торган балалар бакчалары эшли, 2 нче гимназиягә эләгер өчен ата-аналар чират тора. Тел мәсьәләсендә гаиләнең үз вазифасы, мәктәпнең үзенеке. Тел өйрәтүне мәктәп өстенә генә ташлау һич дөрес түгел. Ата-ана баласын мәктәпкә китергәч, барысын да мәктәп башкарып чыгарга тиеш дип нык ялгыша. Гомумән укыту, тәрбия процессы ул ата-аналар һәм мәктәп белән бергәләп алып барылырга тиеш. Мәктәп кимендә укырга, язарга өйрәтә. Өстәмә белемне инде әти-әни кайгырта. Һәр бала – индивидуаль зат, аңа карата таләп тә, мөнәсәбәт тә үзгә булу мәслихәт.