Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Барыр юлым – Мәчкәрә, күңелләрем нечкәрә...

«Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез», – ди зирәк халкыбыз. Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы Наумир Сәмигуллин исемендәге урта мәктәп музее – борынгы авылның бай тарихын саклап торган мирасханә дә. Ядкәрләр бүлмәләргә сыймый Мәктәп музеенда җәмгысы 494 экспонат саклана, шуларның 465 е – төп нөсхә. Экспозиция «Туган як тарихы», «Нумизматика», «Күренекле шәхесләр», «Авылыбыз сугыш чорында», «Мәктәп тарихы» бүлекләреннән гыйбарәт. Чал тарих шаһитлары мәктәпнең кечкенә бүлмәсенә генә сыймый да башлаган. Быел ярты гасырлык юбилее билгеләп узыла торган белем бинасын төзекләндерү идеясе белән йөрүче мәктәп директоры Илназ Миңнемуллин ядкәрханә бүлмәләрен киләчәктә киңәйтергә исәп тота. Татар халкының мәшһүр тарихчы галиме Ш. Мәрҗани дә үзенең «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» дигән ике томлык хезмәтендә, башка берничә авыл белән беррәттән, Мәчкәрә авылының тарихына да туктала. Телдән сөйләнгән бик күп истәлекләр һәм

«Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез», – ди зирәк халкыбыз. Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы Наумир Сәмигуллин исемендәге урта мәктәп музее – борынгы авылның бай тарихын саклап торган мирасханә дә.

Ядкәрләр бүлмәләргә сыймый

Мәктәп музеенда җәмгысы 494 экспонат саклана, шуларның 465 е – төп нөсхә. Экспозиция «Туган як тарихы», «Нумизматика», «Күренекле шәхесләр», «Авылыбыз сугыш чорында», «Мәктәп тарихы» бүлекләреннән гыйбарәт. Чал тарих шаһитлары мәктәпнең кечкенә бүлмәсенә генә сыймый да башлаган. Быел ярты гасырлык юбилее билгеләп узыла торган белем бинасын төзекләндерү идеясе белән йөрүче мәктәп директоры Илназ Миңнемуллин ядкәрханә бүлмәләрен киләчәктә киңәйтергә исәп тота.

Татар халкының мәшһүр тарихчы галиме Ш. Мәрҗани дә үзенең «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» дигән ике томлык хезмәтендә, башка берничә авыл белән беррәттән, Мәчкәрә авылының тарихына да туктала. Телдән сөйләнгән бик күп истәлекләр һәм кайчандыр Оренбургта басылып чыккан Мәчкәрә авылы тарихы турындагы материалларны үзләре укыган Шакиров Габдрахман, Камалов Гомәр сөйләүләре буенча, Мәчкәрә авылында татарлар яши башлау моннан 30 чакрым чамасы ераклыктагы Бөрбаш дигән авылдан Туктаргали һәм аның улы Ишмән исемле кешеләр килеп урнашу белән бәйләнгән.

– Беренче бүлек авылыбызның тирән тарихын чагылдыра. Бу бүлектә туган ягыбыз тарихына битараф булмаган авылыбыз халкы тарафыннан җыелган бик күп кызыклы ядкәрләр урын алган. Бөек Ватан сугышы бүлегендә дан почмагы, сугыш чоры язмалары һәм истәлекләре, альбом, Әфган һәм Чечен сугышында катнашкан авылдашларга багышланган хатирәләр белән танышырга мөмкин. Өченче бүлектә мәктәп турында тулы мәгълүмат, укытучылар турында стенд, чыгарылыш укучылары турында альбомнар, төрле истәлек-язмалар урнаштырылган. Музей – халкыбызның бәяләп бетергесез зур хәзинәсе. Шуңа да авылыбыз халкы, балалар да музейга килергә ярата, – ди музей мөдире Рузилә Миргазизова.

Үтәмешләр нәселе

Музейның төп һәм иң кыйммәтле экспонаты, мөгаен, авыл шәҗәрәседер. Әлеге нәсел агачында сала тарихы, аның танылган кешеләренең язмышы саклана. Ә шәҗәрәнең тамыры ныклы Үтәмешләр нәселеннән булуы шушы авылга зур дәрәҗә өсти.

«Әгәр дә үлгәч искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр!» – дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Бу сүзләр кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчесе, нәселең игелекле булсын өчен, син үзең игелекле булырга тиеш. Икенчесе, игелекле балалар тәрбияләвең кирәк. Һәм иң мөһиме: һәркемдә үткәннәр белән элемтәне югалтмау омтылышы яшәве лазем, чөнки үткәннәрдән башка киләчәк юк.

Риваятьләрдә сөйләүләргә караганда, Туктаргали Бөрбаш авылында җир азга күрә, яңа урынга күчәргә булган. Бөр елгасына йомычка агызып җибәргән дә, шул йомычка кайда тукталса, шул урынга күчәргә карар кылган. Ә ул йомычка Бөрбаш авылыннан ага башлап, Мәчкәрә авылының тегермән янындагы агачлыкка кадәр агып килгән дә, шунда җиткәч, куакларга эләгеп тукталган. Яр буйлап атка атланып, йомычка агымы буенча карап барган Туктаргали дә шул урынга күчеп утырырга ният кылган. Туктаргали һәм Ишмән (Ишмөхәммәт) күчеп утырган вакытта, бу якларда әле урман да буш җирләр дә күп булган. Алар килеп урнашуга, күршедәге Яңгул авылында яшәгән татарлар Мәчкәрә авылына, Мәчкәрәнең хәзерге тегермән очы урамнарында яшәгән марилар исә Яңгул авылына күченгәннәр. Мәчкәрәгә татарлар килеп утыру белән, андагы удмуртларның бер төркеме күчеп киткән, ә бер төркеме татарлар белән катнашып татарлашканнар. Бу урындагы баштагы «Мәчкәрә» авыл исеме булып сакланып калган. Ләкин элегрәк, яңа күчеп килүче Ишмән исеме белән авылны берара Ишмән (Ишменово) дип тә атап йөрткәннәр.

– Авылыбыз – элек-электән сәүдәгәрләре, мәгърифәт учаклары белән мәгълүм җирлек. Ул Ишмән иле дип йөртелгән, байларның һәм шәкертләрнең күплеге ягыннан күренекле бер җирлек. Мәчкәрә авылының XVIII–XIX гасырлардагы үсеше күп яктан татар дөньясында эз калдырып киткән билгеле затлар – Үтәмешевләр эшчәнлегенә бәйле.Үтәмешевләрнең революциягә кадәрге берничә буыны тынгысыз һәм тәвәккәл эшкуарлар булган. Татарларны төрлечә кысу, тыю, чикләүгә карамастан, аларның танылу дәрәҗәсенә ирешүләре – хәзерге буын өчен дә уңай, хөрмәтле күренеш. Үтәмешевләр атаклы сәүдәгәрләр булып кына түгел, татарларның мәдәни һәм рухи үсешенә өлеш кертүләре белән дә танылганнар, – ди Мәчкәрә мәктәбендә озак еллар мөгаллимәлек итүче Рузилә Миргазизова. Музейда сәүдәгәр Үтәмешевләрнең мөһере (печате) дә кадерле урында саклана. Тарихи мәгълүматларга караганда, Үтәмешевләр нәселе төрле җирләрдә 150 ләп мәчет салдырган.

-2

Мәчкәрәдә 1791 елда төзелгән ике катлы беренче җәмигъ таш мәчет быел зур ремонттан соң кабат халыкка кайтарылды. Бай һәм гыйбрәтле тарихка ия иман йортын төзекләндерүдә башлап йөрүче, авыл имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов аерым ихтирамга лаек.

Яшь буынга гыйбрәт

Мәчкәрәнең хәзерге мәктәп тарихына килгәндә, ул 1973 елда салына башлаган. Бу хакта сөйләгәндә, һичшиксез педагог Нәүмир Сәмигуллинны телгә алырга кирәк, ди мәчкәрәлеләр. 1975 елның 27 декабрендә ике катлы яңа мәктәп бинасы ачыла. Күрше Мәмәшир авылында туып үскән Наумир Сәмигуллин – үзе дә Бөек Ватан сугышы ветераны, ил азатлыгы өчен чын-чынлап кан түккән солдат. Музейда аның шәхси әйберләре дә урын алган. Кукмарада гына түгел, Татарстанда билгеле шәхес Наумир агай I Балтыйк буе фронтында һөҗүм вакытында аркасы авыр яралана. Аңа бу вакытта 19 яшь була. Медицина хезмәте капитаны, хирург Серафима Николаевна Векличева аңа бик катлаулы операцияләр ясый. Шактый еллар узгач, озак эзләнүләрдән соң, Наумир абый ул хирургны таба, Мәскәүгә барып, аңа үзенең рәхмәтен җиткерә. Наумир абыйга 120 көн дәвамында койкага йөзтүбән хәлдә капланып, кыймылдамыйча ятарга туры килгән. 1945 елның көзендә аякка басып, туган ягына кайта. Ләкин снаряд кыйпылчыклары, сугыш истәлеге булып, гомер буе аның тәнендә тора. Мәгариф ветераны 25 ел дәвамында әлеге мәктәпне үзе җитәкләгән дә.

Музейда Наумир абыйга багышланган зур стенд эшләнгән. Фронттагы һәм хезмәттәге батырлыклары өчен Ватан сугышы орденына, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләренә, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесенә лаек булган. 90 яшеннән узып, бәхетле картлык кичереп, Яшел Үзәндә балалары тәрбиясендә яшәп, якты дөньядан китеп бара. Гомере буе укытучы, җитәкче булып, күпме яшь буынга белем орлыкларын биргән, олы тормыш юлы узган мөхтәрәм, олуг шәхесне авылда бик юксынып хөрмәт белән искә алалар.

Биредә шулай ук күренекле галим Рөстәм Үтәмешевнең кыр сумкасын да күрергә мөмкин. Музейга аны улы Илдар тапшырган булган. Музей диварларын рәссам Раиф Камаловның картиналары бизәп тора.

Быел Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Әфган һәм Чечен сугышында булганнар хөрмәтенә зур экспозиция урнаштырылган. Мәктәп укучылары белән авылның Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарын тагы бер кат барлап чыкканнар. 39 сугыш ветераны турында өстәмә мәгълүмат тупланган. «Әлеге каһарманнарның да фотолары музейда лаеклы урын алачак», – диде музей мөдире. Мәчкәрәдән Бөек Ватан сугышына 366 кеше киткән, шуларның 212 се сугыш кырында ятып калган.

Мәчкәрә урта мәктәбендә бүген Күкшел авылыннан да килеп укыйлар. Ике авыл арасы 2 чакрым гына булгач, автобус та кирәк түгел икән.

Музейда МХОда катнашучы авыл егетләренең фотоларын да күрергә мөмкин. Радик Габитов, Нурсил Садыйков, Илназ Гайфуллин, Раил Шакиров, Алмаз Гаффаров, авыр яраланып кайткан Илназ Низамиевның фотолары яшь буынга сынаулы күз карашы белән текәлгән сыман. Ринат Шаһабиев ил иминлеге хакына һәлак булган, мәктәптә быел гына аның хөрмәтенә истәлек тактасы ачылган.

Мәчкәрә мәктәбе музее яшь буынга гыйбрәт, сабак урыны, килгән кунакларга дан мәйданы, авыл халкы өчен горурлык булып тора.