Сусыз да, утсыз да яшәп булмый. Тарифлар артса да, аны түлисе! 2026 елда ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта. Ул ике этапта уза, ягъни тарифлар 1 гыйнвардан һәм 1 октябрьдән артачак. Яңа бәяле счет-фактура кәгазьләре халыкка февральдә киләчәк. Ел башында бәяләр 1,7 процентка кыйммәтләнсә, елның икенче яртысында тарифларны арттыру ел саен була торган индексациягә бәйле. Билгеле булганча, ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны, инфляция күрсәткеченә карап, елга бер тапкыр – 1 июльдән арттыралар. Быел ул 1 октябрьгә күчерелде. Көз көне тарифлар Татарстанда уртача 13,4 процентка кыйммәтләнәчәк. – Тарифларга үзгәреш ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә 2025нче елның 10 декабрендә кабул ителде. Мөслим районында салкын су белән тәэмин иткән өчен моңа кадәр 1 куб. метрга 36,22 сум түләнсә, хәзер ул 36,82 сум тәшкил итә. 1 октябрьдән ул 43,87 сум булачак. Канализация сулары өчен (водоотведение) моңа кадәр 1 куб. метрга 57,32 сум