Татарстан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча, Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан федераль университеты галимнәре белән берлектә, 5–7 нче сыйныфлар өчен укыту-методик дәреслекләр әзерләде. Алар, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, иң яхшысы дип тә табылды. Проектның җитәкчесе – ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов. Бүген ул редакциябездә кунакта.
Яңа уку елыннан Россиянең барлык мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә һәрбер мәктәп, һәрбер бала үз төбәгенең тарихын өйрәнергә тиеш булачак.
Татарстанның төп сыйфаты ул – безнең күпмилләтле республика булуыбыз. Менә бу милләтләрнең үзара дустанә, бер-берсен аңлашып яшәве – республика бренды. Бу факт дәреслекләрдә дә кызыл җеп булып сузылып бара.
– Марат әфәнде, күптән көтелгән басма уңаеннан ихлас тәбриклибез!
– Рәхмәт! Чын мәгънәсендә тулы канлы федераль дәреслек, илкүләм проект. Чишмә башы 2024 елда Россия Президенты Владимир Путин карары буенча эшләнелде. Россия Мәгариф министрлыгы заказы буенча Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аркылы гамәлгә ашырылды. Безгә мөрәҗәгать иттеләр, чөнки галимнәребезнең дәреслекләр әзерләүдә шактый зур тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә тарих дәреслеген эшләргә тәвәккәлләп алындык та.
– Әлеге дәреслекләрнең кыйммәте нидә?
– Яңа тарих дәреслекләренең әһәмияте шунда ки, инде күп еллар дәвамында төбәк тарихын ниндидер факультатив рәвешкә, кызыксынган кешеләр игътибарына гына калдыра киленде. Гәрчә үз тарихыбыз мәҗбүри укытылырга тиеш, дигән сүзләр республикабызда күптән сөйләнсә дә. Инде ниһаять, бу яңа курсны кертү безнең фикергә колак салу, дип тә әйтеп була. Яңа уку елыннан Россиянең барлык мәктәпләрендә теләк буенча гына түгел, ә мәҗбүри рәвештә һәрбер мәктәп, һәрбер бала үз төбәгенең тарихын өйрәнергә тиеш булачак.
– Тәҗрибәгә алынган (ягъни пилот) 32 төбәк арасында Татарстанныкы иң яхшысы буларак танылды. Моның күркәм сәбәпләре нидән гыйбарәт?
– Безгә, бер яктан, бик катлаулы да булды, чөнки башкалар тәҗрибәсен кулланмадык. Алар исә бездән өйрәнер дип ышанабыз. Дәреслекне язганда, без, һичшиксез, федераль үзәктән килгән билгеле юнәлешләргә, кагыйдәләргә таяндык. Федераль экспертлар белән бергә аңлашып эшләдек, аларның тәнкыйтенә колак салдык. Шулай ук безнең элеккеге елларда чыгып барган «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» дәреслеге тәҗрибәсе дә бар иде. Белгечләр безнең институтта тупланган. Татар һәм Татарстан халкы тарихын өйрәнү буенча без әйдәп баручы институт саналабыз. Федераль экспертлар тарафыннан безнең хезмәткә югары бәя бирү хикмәте, минемчә, республикабызның потенциалын саклап калуда. Кайбер якларда төбәк тарихы Совет чорында гына укытылган да 90 нчы елларда туктатылган. Яңадан 2019 елда гына әле кайбер төбәкләр дәреслек язарга кереште. Аларда бернинди тәҗрибә дә юк, материаллары да аз, белгечләре дә җитми. Ә бездә соңгы 30 ел дәвамында 3–4 буын региональ дәреслекләр язылды.
– Федераль экспертлар таләбенә бөтенләй кереп батмадыгызмы? Һәм ни дәрәҗәдә әлеге проект яшь буынга мөһим? Яшерен-батырын түгел: мәктәпләрдән без үз тарихыбызның бик азын гына белеп чыгабыз, Казан ханнарының исемнәрен дә белмәүчеләр бихисап. Яңа дәреслек әлеге кимчелекләрне киметерме икән?
– Бу дәреслекләр буенча мәктәп укучылары үз тарихын ачык күзалларга мөмкинлек алачак. Дәреслекне язуга бик аз вакыт бирелде. Берничә ай эчендә төп текстын тәмамларга мәҗбүр булдык. Һәрбер чор буенча текстларны шул чор галимнәре язды. Аннары без, аларны бергә туплап, методик аппаратын ясадык. Төрле кешеләр тарафыннан төрле стильдә язылганнарны бердәй калыпка салдык.
– Яңа дәреслек 1 сентябрьгә мәктәпләргә килеп җитәчәкме? Җитмәгән очракта педагогларга нишләргә кала?
– Дәреслекләрнең кәгазь варианты экспертизалар узып, бастырырга рөхсәт бирелү белән үк, нәшриятка китәчәк. Дәреслекләр нәшер ителеп өлгермәгән очракта, аның электрон вариантыннан укытырга мөмкин булачак. Безнең электрон вариант әзер. Әле күптән түгел Россия мәгариф министры урынбасары Колударованың җибәрелгән хатында: «Әгәр дә төбәктә үз төбәк тарихы буенча элек чыккан дәреслекләр бар икән, бу яңасы килеп җиткәнче, шуларны законлы рәвештә кулланып була», – диелгән. Димәк, бездә ике вариант бар: беренчесе – яңа электрон дәреслек; икенчесе – безнең «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» дәреслекләрен куллана торырга мөмкин. Анысы һәрбер мәктәптә бар. Кыенлыклар булмаячак.
– Марат әфәнде, Татарстан сүзен телгә алдыгыз. Чыннан да, моңарчы дәреслекләр Татарстан тарихы исеме белән атала иде. Хәзер «Төбәгебез тарихы»на әйләнеп калды шикелле. Бу дәреслек татарчага тәрҗемә ителәчәкме?
– Әлбәттә, татар теленә тәрҗемә ителәчәк. Республикада алып барылган сәясәт буенча, бөтен дәреслекләрне дә без ана теленә тәрҗемә итәргә тырышабыз. Рус вариантының соңгысы раслангач, РАО белән РАНның экспертизасын алганнан һәм расланганнан соң гына тәрҗемә итә башлаячаклар. Дәреслекнең рус варианты исеме – «История нашего края. Республика Татарстан». Бу бер федераль дәрәҗәдә бирелгән калып. Беренче өлеше шулай кала, исемлекнең икенче өлешендә һәр төбәкнең исеме генә өстәлә. Без, Татарстан турында сөйләгәндә, Совет чорындагы кебек кысалар белән генә чикләнә алмыйбыз, чөнки безнең тарихны аңлар өчен, гомумән, Евразия тарихына кереп китәргә мәҗбүр булабыз. Монда яшәгән халыклар каян барлыкка килгән, ничек формалашкан? Безнең шул ук фин-угор халыклары, төркиләр алар Алтайдан, башка төбәкләрдән чыккан. Шуңа күрә Татарстан чикләренә генә сыешмыйбыз. Шулай ук бик киң дәрәҗәдә бирә дә алмыйбыз, чөнки сәгатьләр саны бик аз. Әлегә 5–6 нчы сыйныфлар өчен әзерләдек. Киләчәктә 8, 9,10 нчы сыйныфлар дәвам итәрме, юкмы?
– Укучылар төбәк тарихын атнасына ничә сәгать укырлар соң?
– Бишенче сыйныфта 24 сәгатькә, димәк, атнасына 1 сәгать, ә инде 6–7 нче сыйныфларда 17 шәр сәгать бирелә. Атна аралаш килеп чыга. Әлбәттә, уңай ук түгел, чөнки балалар узган дәресне бер атна эчендә онытып бетерә. Мин үзем я беренче, я икенче чиреккә алып, аны тоташтан (атнасына бер дәрес итеп) укытырга тәкъдим итәр идем.
– Үз туган ягы һәм халкы тарихы белән кызыксынган балаларга өстәмә дәресләр оештыру каралмыймы?
– Менә бу дәреслекне кертү безнең элек тарих укыту системасы интеграциясен бер дә бетерми, чөнки ул әле дә гамәлдә. Киләчәктә дә ул сакланып кала. Россия тарихын укытканда, укытучылар бу җирле материалны кулланырга тиеш була. Әһәмияте тагы да арта, чөнки яңа курс ул, кызганыч ки, Россия һәм дөнья тарихы белән параллель рәвештә бармый. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта әле балалар дөнья тарихын гына өйрәнә. Мисыр, борынгы тарихлар, ә Россия тарихы әле кертелми. Ә без инде монда, шулай ук борынгы чорлардан башлап, 5 нче сыйныфны XVI гасыр белән тәмамларга мәҗбүр булабыз. Әлбәттә, бу хронологияне кертмәдек. Бу – федераль үзәкнең таләбе һәм интеграцияле укыту ысулы. 5 нче сыйныфта Россия тарихы кергәндә, балаларга әлеге материалларны, һичшиксез, яңадан искә төшерергә ул ярдәм итәр, дип уйлыйбыз. Яңа дәреслекләр керде дип, элеккеге алымнарны һич тә юкка чыгару түгел. Алар бары тик бер-берсен тулыландырырга тиеш.
– Педагоглар, тарих укытучылары әлеге дәреслекне ничегрәк кабул итте? Гомумән, тарих укытучылары җитешәме икән?
– Әлбәттә, башка фәннәр кебек үк, тарихтан да укытучылар җитешми. Әмма шушы 30 ел дәвамында безнең җирле дәреслекләрнең чыгуы ул шулай ук булышты. Безнең әзерлекле кадрлар бар. Әйткәнемчә, монда зур яңалык, элек булмаган әйберләр юк диярлек. Бары тик заман күзлегеннән карап, ниндидер акцентлар гына куелды.
– Моңарчы күрсәтелмәгән, ягъни кычкырып әйтергә ярамаган фактлар кертелдеме?
– Безнең инде әйтелмәгәннәр калмады бугай. Соңгы елларда барысын да әйтеп бетердек. Асинхронизм, ягъни Россия тарихы курсы белән туры килмәү бар, сәгатьләрнең аз булуы. Шулай ук темаларны җәелмичә, асылын гына сайлап алырга мәҗбүр булдык. Төбәк тарихын укытканда, укытучы, балалар әле Россия тарихы буенча белмәгән фактларны аңлатырга тиеш булачак. Шуңа күрә без Россиядәге шул чорның бөтен үзенчәлеген, патшаларны, чорның терминнарын балага аңлатырга мәҗбүрбез. Бу факт укытучылардан да әзерлек таләп итә. Шуңа күрә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, тарихчы педагоглар өчен курслар оештырылачак дип ышанабыз. Соңгы айларда укытучылар белән очрашырга туры килде. Алар бу дәреслекне көтә, чөнки җирле тарихны өйрәнергә кирәген барыбыз да яхшы аңлый.
– Замана балаларын китап мәгълүматы белән генә кызыксындырып булмый. Яңа дәреслеккә куар-кодлар кертелгәндер, бәлки? Видеоматериаллар белән дә баетылмадымы?
– Дәреслекләр аерым стильдә әзерләнә, аны катлаулы фәнни дип тә, матур әдәби дә дип әйтеп булмый. Баланс тотарга тырыштык. Материаллар фәнни, шул ук вакытта балалар өчен аңлаешлы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бу дәреслектә беренче тапкыр күп итеп куар-кодлар керттек. Димәк, бу дәреслектән укыган бала шул куар-кодлар аша кереп, төрле урыннарга, мәсәлән, Президент китапханәсе, музей сайтлары, төрле институт сайтларындагы чыганакларга да сугылып, өстәмә видеоязмаларны карый һәм тыңлый алачак. Ә электрон дәреслектә һәрбер тема буенча махсус аудиотекстлар яздырылды. Монда һәрбер дәрескә иң кызыклы һәм әһәмиятле мәгълүматларны дикторга укыттырдык. Хәзерге балаларның зур текстларны укырга сабырлыгы да, теләге дә җитеп бетми. Бу алым педагогларга да эшне җиңеләйтә.
– Сез бик катлаулы һәм җаваплы гамәл башкаргансыз. Хисапны Мәскәү белгечләре алдында гына түгел, ә биредәге милләттәшләребез алдында да тотасы булачак...
– Хезмәтне коллегаларыбыз, Татарстан галимнәре белән бергә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да җентекләп тикшерде. Без тарихыбызны төрле яктан күрсәтә торган дәреслек булсын дип тырыштык. Татарстанның төп сыйфаты ул – безнең күпмилләтле республика булуыбыз. Менә бу милләтләрнең үзара дустанә, бер-берсен аңлашып яшәве – республика бренды. Бу факт бөтен дәреслекләрдә дә кызыл җеп булып сузылып бара. Монда халыклар һәм аларның мәдәнияте, көнкүреше, яшәеше һәм дуслыгы, бердәмлеге ачык тасвирлана. Казанның төрле халыклар өчен мәгариф үзәге булуын да күрсәтәбез. Монда беренче кадрлар, дәреслекләр әзерләнгән. Төрле халык өчен беренче әлифбалар эшләнелгән. Казан XX гасырның 20 нче елларына кадәр милли кадрлар әзерләү үзәге булып торган.
– Яңа дәреслекләр балаларда горурлык уятырлык итеп эшләнгән инде алайса?..
– Әлбәттә. Безнең татар тарихы искиткеч тирән һәм искиткеч бай. Әйткәнемчә, аны дәреслек китабына сыйдыруы да бик катлаулы булды. Кайбер төбәк галимнәре аптырадылар. Аларның язарга, күрсәтергә теләгән тарихлары безнеке белән чагыштырырлык та түгел. Кайберләре шәһәрдә булган диңгезчеләр колледжы турында 20 бит язганнар, чөнки язарлык, күрсәтерлек шәхес тә, мәгълүмат та юк. Ә бездә булганын сыйдырып булмый. Безнең татар, Татарстан тарихы өчен әһәмиятле булган татар дәүләтләре дәреслекләргә кертелде. Борынгы төрки ханлыкларга, Алтын Урдага да зур игътибар бирдек… Кайбер дәверләрне аерым параграф итеп биреп булмады. Шулай да күзаллау тудырдык. Балага эзлекле итеп төшендерергә тырыштык. Китабыбыз үз тарихын укыган балада, һичшиксез, ватанпәрвәрлек хисе тудырырлык итеп төзелде.
– Дәреслекләрне төзегәндә, татар тарихын чагылдырган көчле, документаль әдәби әсәр язарга теләк белдерүче галим юкмы? Бармактан суырып язылган әсәрләргә караганда, бай тарихи фактлар белән эш итүчеләрнекен уку күпкә мавыктыргычрак булыр иде бит...
– Галимнәребезнең төп эше – фәнни хезмәт язу. Эшкә бәя бирелгәндә дә фәнни материалларга игътибар ителә. Әмма соңгы елларда популярлаштыруга да игътибар артты. Галимнәр экcпедиция һәм архивларда күп вакытын уздыра. Фән кешесенә популяр телдә язар өчен дә аерым сәләт кирәк. Равил Фәхретдинов, Миркасыйм Госманов кебек тирән мәгънәле әдәби китаплар язучылар бар иде. Хәзерге тарихчылар арасында да андый галимнәребез юк түгел. Алар интернет-пабликларда даими чыгыш ясыйлар. Лилия Габдерәфыйкова бик актив безнең. Аңардан башка да 5–6 кеше үз пабликларын ачып җибәрде, кызыксынганнар аларның язмаларын яратып укый. Татарстан Рәисе каршындагы телләр комиссиясе игълан иткән тарихи темага әдәби әсәрләр ярышында катнашучы галимнәребез дә бар. Кем белә: киләчәктә зур тарихи романнар язып, таң калдырырлык шәхесләребез дә булыр әле. Каләм тибрәтүчеләребез бар. Татмедиа белән безнең институт арасында зур проект эшләнә, бөтен татар тарихын бер китапта аңлаешлы, кызыклы, заманча итеп бирү эше алып барыла...