XX гасыр башында татар зыялыларының күренекле вәкиле Фатих Кәрими – әдәбият, журналистика һәм татар иҗтимагый фикере үсешенә зур йогынты ясаган мәгърифәтче, галим. Педагог, тәрҗемәче, мөхәррир һәм язучы буларак татар тарихында тирән эз калдырган гыйлемле, кызыклы шәхес. Европа дәрәҗәсендә белем алган, татар милләтенең якты киләчәге өчен тырышкан әдипнең гомер азагы гына үкенечле.
1. 4 айда тешләре чыккан
Фатих Кәрими Әлмәт районының Миңлебай авылында 1870 елда дөньяга аваз сала. Әтисе Гыйльман Кәрими авыл мулласы була. Гаиләдә беренче һәм дүрт ел буе көтеп алынган бала. Заман могҗизасы буларак, Фатихның 4 айда тешләре чыккан һәм ул 7 айда тәпи йөреп киткән. Тыныч сабыйны әти-әнисе яратып тәрбияли. Гаиләдә бер-бер артлы тагын ике малай һәм ике кыз туа. Балаларның белем ягын гына түгел, ә сәламәт үсүләрен, спорт белән шөгыльләнүләрен дә кайгыртканнар. Фатих гер күтәрергә яраткан. Кызлар хәтта чит күзләрдән читтәрәк торган аулаграк урынга су коенырга да йөргәннәр, атка атланып чапканнар һәм мылтыктан да ата белгәннәр. Чоры өчен шактый алдынгы карашлы Гыйльман ахун Миңлебайда яңа типтагы мәдрәсәгә нигез сала. Балаларын укытыр өчен, йортына рус теле укытучысын да чакырткан.
2. Ризаэддин Фәхреддиннең туганы
Әнисе Мәгъсүмә – данлыклы мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең бертуган апасы. Риза казый аның атасын «җизнәбез Гыйльман ахун» дип бик олылап телгә ала. Фатих соңрак Ризаэддин белән фикердәш, коллегалар булып китә. Канында булган сәләт нәтиҗәсендә күрәсең, Фатих 11 яшеннән үк мемуарлар яза башлаган.
3. Мәдрәсәдән куылган
Фатихны 10 яшенә кадәр әтисе укыта. Аннан соң Гыйльман ахун улын Чистайда үзе укыган Закир ишан Камали мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдә укый башлагач, Фатих почтада эшләүчедән рус телен камилләштерә һәм «Тәрҗеман» газетасын укый башлый. Закир ишан аның бу шөгылен хупламый. Әтисенә: «Улың бозылды, улыңны килеп ал!» – дигән хәбәр сала һәм мәдрәсәдән куып чыгара.
4. Истанбулда гыйлем эсти
Фатих Кәрими татарлардан беренче булып Истанбул университетын тәмамлый. Ул җиде телдә иркен сөйләшкән. Әтисе аны Мисырга укырга җибәрергә уйлый, әмма хатыны ризалык бирми. Шулай итеп, Фатих Истанбулга кузгала. Биредә ул дүрт ел дәвамында белем ала. Булачак әдип Көнбатыш мәдәнияте белән таныша һәм Европа цивилизацияләренең казанышларын бәяләргә өйрәнә.
5. Укытучы-остаз
Россиягә кайткач, ул белем бирү һәм агарту эшчәнлегенә актив кушыла, җәдит мәктәпләрендә укытучы һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү курсларын оештыра. Аның төрле дисциплиналар буенча укыту әсбаплары популярлык казана һәм татар халкы арасында белем бирүнең яңа методларын таратуга ярдәм итә. Фатих Кәрими – бөтен гомерен укытуга багышлаган остаз да әле. Традицион белем бирүнең кимчелекләрен һәм укыту системасын реформалаштыру кирәклеген публицистик язмаларында еш күрсәткән.
6. Француз кызына гыйшкы
Шакир Рәмиевләр белән Европа буйлап сәяхәт итә. Фатих Кәрими берничә телдә иркен аралашканлыктан, сәяхәттә Рәмиевләрнең тәрҗемәчесе була. Бельгиянең Брюссель шәһәрендә ул укытучы француз кызына гашыйк була. Үзе бу хакта болай дип яза: «Бер-беребезгә ошашкан да идек. Иптәшем Шакир әфәнде Рәмиев тә шуның белән өйләнүемне муафыйк күреп, юл расходларын һәм монда кайткач мәгыйшәтне корып җибәрергә матди ярдәм итәчәген аңлаткан иде». Әмма ахун әтисе аның бу фикерен хупламый. Укымышлы француз кызы Россиядә яши алмас, дигән фикерен улына язып сала. Ә инде Европа белеме алган, укымышлы татар егетенең үзенең чит илдә калуын башына да китермәгән булса кирәк.
7. Алтын корольләре белән хезмәттәшлек
Фатих Кәрими Шакир Рәмиевнең өч баласына сабак биргән. Ул Рәмиевләр нәшер иткән «Вакыт» газетасында 11 ел мөхәррир булып торган. Бертуганнар мөхәрриргә ул чор министры алган кадәр эш хакы түләнгән. Фатих Кәрими оста җитәкче һәм зур популярлык казанган татар басмасының алыштыргысыз мөхәррире буларак дан казана. Аның хәйләкәрлек алымнарын да кулланып, татар матбугатын танытуы хакында төрле кызыклы хатирәләр дә саклана. Закир Рәмиев аның турында: «Үзен күрсәтү, үзен югары тоту кеби ваклыклар Фатихта һич юк. Бөек адәмнәрдә генә була торган, чын әдипләрдә генә була торган сыйфатлар Фатихта», – дигән.
8. Гаиләсе
Заманына күрә озак кына өйләнмичә йөргән. «Булганына шөкер итүче, булмаганда үзе дә миңа булышып яшәүче, русча белүче» туташка өйләнә. Хатыны – Сәидә гади татар гаиләсендә тәрбияләнгән кыз. Сәидә гомере буе ирен яратып, хөрмәт итеп яшәгән. Фатих Кәриминең туганнары аны олылап «газиз туганым» дип йөрткәннәр. Бу гаиләдә ике ир бала тәрбияләнә: Ибраһим белән Марат. Икесе дә Мәскәүдә югары белем алалар. Хәзерге вакытта Фатихның оныгы, ягъни Ибраһимның улы Сергиев Посад шәһәрендә гомер итә дигән мәгълүмат бар.
9. Бәхетле тормышның фаҗигалы азагы
Фатих Кәриминең әтисен яшен сугып үтерә. Бу хәл Фатихның әтисе исемендәге басмаханәдә эшләп калган чагында була. Әтисе вафатыннан соң, олы бала ата кеше вазифаларын үз өстенә ала. Сеңелләрен лаеклы ирләргә кияүгә бирә, энеләренең укуларын кайгырта. Мөхәммәтгариф энесе Октябрь революциясеннән соң чит илгә китә. Заманында ул Гаяз Исхакыйның сәркатибе булып та эшли. Совет хакимияте Фатих Кәриминең актив эшчәнлегенә тискәре карашта була, аны «панисламизм»да һәм чит ил оешмалары белән элемтәләрдә гаеплиләр. Шуның аркасында 1937 елда ул кулга алына һәм ялган гаепләүләр буенча хөкем ителә һәм атып үтерелә. Дистә еллар узгач кына аның исеме торгызыла һәм ул рәсми рәвештә аклана.
10. Мирасы
Бүгенге көндә Әлмәт районы Миңлебай авылында Фатих Кәриминең музее эшли. Биредә аның фотолары, документлары саклана. Яшь галимнәр аның иҗаты һәм тормыш юлы буенча кандидатлык диссертацияләре яза. Шулай да заманыннан алда туган зыялы егетнең бай мирасы әле җентекләп өйрәнүне көтә. Фатих Кәрими, мәгърифәт, демократия һәм гаделлек өчен көрәш символы буларак, татар халкы тарихының иҗтимагый фикер үсешенә зур өлеш кертә. Аның иҗаты да, җәмәгать эшчәнлеге дә киләчәк буыннар өчен мөһим илһам чыганагы һәм үрнәк булып тора.