2024 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты 30 еллыгын билгеләп узды. Милли күтәрелеш чорында үз эшчәнлеген башлаган институт үзенең юбилеен зур гамәлләр белән каршы алды. Татар милләте тарихында алтын хәрефләр белән теркәлгән галимнәр җитәкләгән коллективны хәзер сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Эльмира Галимова җитәкли.
– Эльмира ханым, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтына җитәкче итеп билгеләнгәч, гамәлләрегез зур максатлар белән башлап җибәрдегез дип беләм.
– 2023 елдан безнең институтка ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты һәм әлеге институтның беренче директоры Мансур Хәсәнов исеме бирелде. Узган ел сентябрь аенда академик Наил Мансур улы Вәлиевнең 75 еллыгына багышланган Россия күләмендәге фәнни-гамәли конференция оештырдык. Монда Россиянең 15 төбәгеннән йөздән артык спикер катнашты, һәм Б. Пастернакның китабы чыгуы да бик истәлекле вакыйга булды. Ул төрле илләрдә зур кызыксыну уятты. Чит илләрдә дә чыгарырга кирәк дигән фикер туды. Һәр төбәк үз теленә тәрҗемә итәргә теләк белдерде. Гомумән, институтның 30 еллыгы коллектив өчен дә зур вакыйга булды.
10 ай вакыт аралыгында Россия күләмендәге һәм халыкара статусындагы 2 фәнни форум һәм 5 фәнни-гамәли конференция үткәрелде. 13 түгәрәк өстәл, 6 китапның тәкъдим итү кичәсе узды. Февраль аенда республика күләмендә мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтү чаралары башланды, әле дә төрле юбилей чаралары дәвам итә.
– 200 еллык юбилей мәгърифәтчегә игътибар юнәлтергә яхшы сәбәп булды кебек?
– Безнең дә горурланып сөйләрлек, институт коллективы әзерләгән хезмәт – «Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия»се дөнья күрде. Әлеге хезмәт ел ярымда башкарылды. Саллы басма өчен кыска вакыт аралыгы, бу – безнең коллективның җитлеккәнен күрсәтә торган вакыйга. Җыентыкка мәгърифәтче исемендәге премиягә лаек булганнарның исемлеге дә урнаштырылды. Әлеге басма 400 дән артык мәкаләне колачлый, шулай ук 250 дән артык сурәт белән бизәлгән. Кулъязма фотолары, Каюм Насыйриның үз кулы белән язган документлар да күпләрдә зур кызыксыну уятырлык. Архив материалларын да мулдан кулландык.
Татар халкында күренекле шәхесләребез күп, алга таба Муса Җәлилнең шәхси энциклопедик белешмәлеген булдыру өчен материаллар туплау эшенә керешәбез.
– Каюм Насыйри энциклопедиясе аеруча кайсы аудиториягә кызыклы булыр дип уйлыйсыз? Бу хезмәт тулы бер милләт тарихының бер күркәм кыйпылчыгы бит...
– Галимнәр өчен генә түгел, бу хезмәт – укытучылар, югары уку йортлары мөгаллимнәре, мәктәп укучылары өчен дә кирәкле әсбап. Ни өчен дисәгез, әлеге саллы басма фольклор нигезләрен, тәрбиягә нисбәтле мәгълүматны, киңәш, хакыйкатьләрне үз эченә ала. Без барыбыз да пропаганда кирәк дип сөйлибез. Татар халкының тәрбиягә нисбәтле кагыйдәләре нәкъ менә Каюм Насыйрида чагылыш таба да инде. Китапның тиражы – 1000 данә. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: бу китап сатуга чыкмый. Ул бүләк форматында эшләнгән. Ул инде китапханәләргә, Насыйрига бәйле булган музейларга, милли белем бирә торган мәктәпләребезгә китә, шулай ук Татарстанга килгән кунакларга тапшырыла. Институт тарафыннан «Каюм Насыйри: биобиблиографик күрсәткеч» тә эшләнелде. Каюм Насыйриның әсәрләре иске татар телендә язылган. Алар хәзерге телгә күчерелде, календарьлары анализланды. Бу – Рәмил Исламовның күпьеллык хезмәте.
Энциклопедиядә исә галимнең барлык әсәрләр исемлеге күрсәтелә. Лирикага тайпылмыйча, берничә җөмлә белән әсәрнең эчтәлеге тәкъдим ителә. Бу китап Насыйри иҗатын, шәхесен өйрәнүче яшь галимнәр, студентлар өчен тәгаенләнә. Кыскалыкта осталык, дигәндәй, монда бар мәгълүматны табарга мөмкин.
– Насыйриның үзе исән чагында чыккан китаплары да бар. Киләчәктә бәлкем аларны барлап, кабаттан халыкка тәкъдим итү отышлы булыр. Эльмира ханым, Насыйрига нисбәтле китапларны бастыру мәшәкате белән йөргәндә, үзегездәге фольклорчы галимне киңрәк ачу теләге тумадымы?
– Композитор буларак иҗат иткәндә, һәрвакыт татарның шундый бөек шәхесләренә таянам. Нинди әсәрләренә либретто эшләп була, балалар өчен нинди әсәр иҗат итеп була икән дип эзләнәм. Бүгенге көн иҗатчылары Насыйри шәхесенә игътибар итә башлады. «Әбүгалисина» зур сәхнәгә чыкты. «Апушлар» тарафыннан да һәм «Әкият» курчак театры да үзенчәлекле сәхнә әсәре тәкъдим итте. «Кырык бакча», «Фәвакиһел-җөласа фил-әдәбият» әсәрләре бик кызыклы. Хәзерге укучы өчен кабул итәргә бик үк җиңел әсәрләр түгел, ләкин без иҗатчылар бүгенге көн тамашачысына аны нинди кызыклы форматта тәкъдим итеп була, ныклап уйланырга тиеш.
– Эльмира, директор итеп билгеләнгәч, композиторлык эшчәнлегеннән баш тартмассыз бит? Киресенчә, тарихи әсәрләр тудыруга җирлек тагы да киңәя генә шикелле.
– Минем фән белән иҗат һәрвакыт бергә бара. Академия президенты Рифкать Миңнеханов та җыелыш саен: «Фән белән иҗат бер-берсен тулыландырып торырга тиеш», – дип искәртеп тора. Минем биредә эшләвем очраклы түгел. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 10 елдан артык эшләү дәверендә дә иҗаттан аерылып тормадым. Бу эшем ошый, коллективымны яратам, алар белән горурланам! Институтның 30 еллыгына 42 фәнни хезмәткәрем дәүләт бүләкләре алды. Бу – бик зур нәтиҗә! Барысы да тыйнак кына үз эшләрен башкара. Тыйнак булган кеше – талантлы була. Максатымның бер юнәлеше – аларны рухландырып тору.
– Галимнәр даирәсендә зур кызыксыну уяткан «Үзбәкстан татарлары» дигән хезмәтегез турында да сөйләшеп узыйк. Ни өчен нәкъ менә Үзбәкстанга йөз тоттыгыз?
– Без аны Ташкентта яшәүче татарлар белән электрон формат аша хатлар алышып, материалларны туплау эшен башкардык, чөнки экспедицияләргә чыгарга мөмкинлек юк. Моңарчы Казахстан татарлары турында энциклопедик белешмәлек һәм тулаем энциклопедия форматында чыккан басмаларыбыз бар иде. Хәзер инде алга таба әлеге юнәлешне дәвам итеп, «Кыргызстан татарлары» энциклопедик белешмәсен эшләргә керештек. Энциклопедия әзерләп чыгару – бик авыр хезмәт: һәрбер материал тикшерелә. Монда шәхесләр, сугыш ветераннары, оешмалар кергән, билгеле вакыйгалар турында мәгълүмат тупланган. Үзбәкстанның көнкүреше, мәдәнияте, тарихы чагылыш таба. «Үзбәкстан татарлары» энциклопедик белешмәлеге «Татар диаспораларын өйрәнү үзәге» фәнни хезмәткәрләре һәм җаваплы мөхәррирләр Булат Хәмидуллин һәм Лариса Айнетдинова тарафыннан эшләнелде. Болардан тыш, көз айларына Татарстан пунктлары басмасының 3 нче томы дөнья күрәчәк. Бу китаплар һәр өстәлдә булырга тиеш. Һәр төбәк турында тулы мәгълүмат бирелә.
– Татарстан авыллары тарихын туплаган сайтны эшләтеп җибәрү эше башланган иде. Бу гамәлнең торышы бүгенге көндә ничегрәк?
– Бу эш икегә бүленеп бара. Хәзер безнең дәүләт архивы да бу юнәлештә актив эшли. Аларның да порталлары бар. Үзебезнең «Татарика» онлайн порталында бездә чыккан һәрбер басма электрон форматта куелып барыла.
– «Татарстанда туган Советлар Союзы Геройлары» дип аталган электрон белешмәлекнең кәгазь варианты дөнья күрерме?
– Бу фәнни белешмә басманың төзүчесе – институтның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлшат Галимуллина. Анда бүгенге Татарстан территориясендә туган 184 Советлар Союзы Геройларының актуальләштерелгән биографияләре урын алган. Басма киң укучылар даирәсенә адресланган. Ни өчен электрон, дигәнгә, чөнки аның форматы җайлы. «Татарика» порталында ачып карарга бик җайлы. Кәгазь вариантын да әзерләрбез дип уйлыйм.
Габдулла Тукайның 140 еллыгына «Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге» дип исемләнгән электрон белешмәлек әзерләдек. Дәүләт премиясенә лаек булган 244 шәхес һәм бер ансамбль теркәлгән. Монда лауреатлар һәм аларга нинди хезмәте өчен тапшырылганы турында тулы мәгълүмат бирелә. Дәүләт премиясенең тарихын да урнаштырдык.
– Энциклопедия фәне белән кызыксынучы яшьләр бармы? Сезнең өлкәгә яшь галимнәр киләме?
– Яшерен-батырын түгел, иҗат та, фән дә энтузиастлар җилкәсендә. Күңел халәте кушканга, эшкә алынабыз. Милләт язмышын без дә хәл итмәсәк, кем хәл итә дип, эшләргә керешәбез. Яшьләрне үзебез җәлеп итмәсәк, бер өлкә дә яңа буын белән мактана алмас! Ул турыда уйлану гына түгел – әлеге катлаулы мәсьәләдән чыгу чарасын да күрергә кирәк.