Найти в Дзене
Татарский Мир

Биктар Бикбов һәм Вилит Мортазин - 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813-1814 еллардагы чит ил походларында катнашкан татар каһарманнары

Хәрби тарихчыларның фәнни эзләнүләренең бер төре булып сугышларда катнашкан каһарманнар турында документларны ачыклау тора. Мондый документлар төрле архив эшләрендә очрый. Россия империясендә гаскәри хезмәте тәмамланганнан соң, солдатның отставкага китүе турындагы указы (паспорты), аның төп документы булган. Нәкъ менә шушы дәүләт кәгазе белән, алар яңа яки элеккеге яшәү урыны буенча “теркәлергә” тиеш булганнар. Бу документ гариза бирүченең үзе өчен дә, үзе үлсә тол булып калган хатыны өчен дә, пенсия һәм акчалата ярдәм алу өчен нигезләмә булып торган. Отставка турындагы указлар еш кына җирле хакимият органнарының теркәү журналларында күчереп язылган документлар рәвешендә очрый. Тумышлары белән Казан губернасының Чуел (Цивильск) өязе татарларыннан чыккан хәрби сугышчыларның, 1812 елгы Ватан сугышында катнашулары турында ике документ Чувашстан архив эшләрендә табылды. Отставкага чыккан бу хәрби татарларның икесе дә Россия империясенең солдатлар өчен бирелә торган иң югары хәрби бүләге –

Хәрби тарихчыларның фәнни эзләнүләренең бер төре булып сугышларда катнашкан каһарманнар турында документларны ачыклау тора. Мондый документлар төрле архив эшләрендә очрый.

Россия империясендә гаскәри хезмәте тәмамланганнан соң, солдатның отставкага китүе турындагы указы (паспорты), аның төп документы булган. Нәкъ менә шушы дәүләт кәгазе белән, алар яңа яки элеккеге яшәү урыны буенча “теркәлергә” тиеш булганнар. Бу документ гариза бирүченең үзе өчен дә, үзе үлсә тол булып калган хатыны өчен дә, пенсия һәм акчалата ярдәм алу өчен нигезләмә булып торган. Отставка турындагы указлар еш кына җирле хакимият органнарының теркәү журналларында күчереп язылган документлар рәвешендә очрый.

Тумышлары белән Казан губернасының Чуел (Цивильск) өязе татарларыннан чыккан хәрби сугышчыларның, 1812 елгы Ватан сугышында катнашулары турында ике документ Чувашстан архив эшләрендә табылды. Отставкага чыккан бу хәрби татарларның икесе дә Россия империясенең солдатлар өчен бирелә торган иң югары хәрби бүләге – Изге Георгий хәрби орденының билгесе белән бүләкләнгән. Гәрчә аларның икесенең дә яше, сугышта узган юллары һәм гаскәр төрләре бөтенләй аерылып торса да. Берсе матрос, икенчесе артиллерист булган.

Изге Георгий хәрби орденының солдатлар өчен бирелә торган билгесе. XIX гасырның беренче яртысы
Изге Георгий хәрби орденының солдатлар өчен бирелә торган билгесе. XIX гасырның беренче яртысы

Бу тарихи чыганакларны кыскартып бирсәк, 1812 елгы Ватан сугышы һәм 1813-1814 еллардагы рус армиясенең чит ил походлары каһарманнары турындагы белешмә-мәгълүматны түбәндәгечә күрсәтергә мөмкин:

1. Чуел (Цивильск) инвалидлар командасы рядовое Биктар Бикбау улы Бикбов Изге Георгий орденының 31171 номерлы билгесе, 20 еллык саф хезмәте өчен 68000 номерлы Изге Анна билгесе һәм 1812 елгы сугыш истәлегенә чыгарылган көмеш медаль белән бүләкләнгән булган.

XIX гасырда солдатлар өчен бирелә торган Изге Анна билгесе
XIX гасырда солдатлар өчен бирелә торган Изге Анна билгесе

Документ язылган елны 52 яшен тутырган (1773 елгы). Хәрби хезмәткә 1791 елда Казан губернасы Чуел (Цивильск) өязе Бакырчы авылыннан (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы Бакырчы авылы) алына. Чыгышы татар дип күрсәтелгән (“из татар”). Рекрут итеп Кронштадт ишкәкле флотына матрос итеп билгеләнә, 1802 елда гвардия экипажына күчерелә, аннан 1815 елның 30 апрелендә отставкага җибәрелә. 1819 елның 3 декабрендә Чуел (Цивильск) инвалидлар командасына кертелә. 1791-1796 елларда хәрби походларда катнаша. 1812 елгы Ватан сугышы һәм 1813-1814 еллардагы чит ил походлары чорында транспорт судноларында хезмәт итә, Париж шәһәренә һәм Франциянең башка шәһәрләренә булган походларда катнаша. Хәрби хезмәте дәвамында өй ялларында да, штрафларда да булмый. Урысча укый-яза белмәүче итеп һәм буйдак итеп күрсәтелгән.

Баш штабның инспектор департаментының 1825 елның 15 февралендәге 1585 номерлы күрсәтмәсе буенча, 25 ел хәрби хезмәттә булган солдат буларак, отставкага җибәрелгән һәм Россия империясенең үзе теләгән нинди дә булса шәһәр яисә авылында теркәлү хокукы бирелгән.

2. Хезмәт куймаучы Чуел (Цивильск) инвалидлар командасы рядовое Вилит Мортаза улы Мортазин, 38943 номерлы Изге Георгий хәрби орденының билгесе һәм 1812 ел истәлегенә чыгарылган көмеш медаль белән бүләкләнгән. Документ язылган елны 33 яшьлек булган (1790 елгы). Хәрби хезмәткә Казан губернасының Чуел (Цивильск) өязе Айдар авылыннан (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы Айдар авылы) алынган.

«1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә» медале
«1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә» медале

Чыгышы татар дип теркәлгән (“из татар”). 1нче Гренадер артиллерия бригадасының 1нче батареясына 1806 елның 20 ноябрендә канонир итеп билгеләнә. 1812 елның 14 октябрендә шул ук ротага бомбардир итеп күчерелә. 1823 елның 11 мартында хезмәт итмәүче инвалидлар командасына күчерелә. 1812 елның 14 июненнән походларда булган дип күрсәтелгән.

Көнбатыш армиясендә, Француз гаскәрләренә каршы сугышларда катанаша: 14 июль - Витебск шәһәре янында, 6 август - Смоленск янында, Бородино авылы янында, 6 октябрь - Тарутин авылы янында дошман һөҗүме вакытында, 12 октябрь - Мало-Ярославец шәһәре янында, 5 һәм 6 ноябрь - Красное авылы янында. 1813 елның 1 гыйнварыннан чит илләрдә: Варшава Герцоглыгында, Силезиядә, Саксониядә дошманны кууды катнаша.

Изге Георгий хәрби ордены билгесе белән бүләкләнүе, татар солдатларының Ватанны саклау эшендә батырлык күрсәтүләрендә кире какмаслык бер дәлиле булып тора.

Биктар Бикбовның Парижны яулап алуында, ә Вилит Мортазинның Бородино сугышында катнашуын истә тотсак, әлеге документлар татар хәрби тарихы өчен уникаль чыганаклар икәнлеген күрәбез.

Халим Абдуллин