Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Татар мәгърифәтчеләре / Мотыйгулла Төхфәтуллин турында 10 кызыклы факт

Дин белгече, педагог, заманының алдынгы карашлы шәхесе Мотыйгулла Төхфәтуллин – татар мәгърифәтчеләренең лаеклы вәкиле. Ул Габдулла Тукай язмышында төп роль уйнаган шәхес һәм, ни хикмәттер, күләгәдәрәк калган. Бөек шагыйребезнең олуг юбилее алдыннан Мотыйгулла Төхфәтуллин исемен искә алу да урынлы булыр. 1. Тамырлар Мотыйгулла Төхфәтуллин 1846 елны Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында дөньяга аваз сала. Әтисе Төхфәтулла Нигъмәтуллин – авыл мулласы, әнисе – Сәрбиҗамал Минкина. Мотыйгулла тугач башта әнисе, ә бала ике яшьтә чакта әтисе дә дөнья куя. Дөм ятим калган бала туганнары карамагында тәрбияләнә. 2. «Могҗиза бала» Бала чактан ук тирә-юньдәгеләрне үзенең зирәклеге, тәртиплелеге белән шаккатырып торган. Бик иртә укырга өйрәнә. Биш яшендә Коръән укый башлый. Өлкәннәр аны «могҗиза бала» дип атый. Авыл мулласы гыйлемгә тартылган баланы данлыклы Кышкар мәдрәсәсенә укырга җибәрә. 3. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән ахири дуслар Мотыйгулла Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгал

Дин белгече, педагог, заманының алдынгы карашлы шәхесе Мотыйгулла Төхфәтуллин – татар мәгърифәтчеләренең лаеклы вәкиле.

Ул Габдулла Тукай язмышында төп роль уйнаган шәхес һәм, ни хикмәттер, күләгәдәрәк калган. Бөек шагыйребезнең олуг юбилее алдыннан Мотыйгулла Төхфәтуллин исемен искә алу да урынлы булыр.

1. Тамырлар

Мотыйгулла Төхфәтуллин 1846 елны Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында дөньяга аваз сала. Әтисе Төхфәтулла Нигъмәтуллин – авыл мулласы, әнисе – Сәрбиҗамал Минкина. Мотыйгулла тугач башта әнисе, ә бала ике яшьтә чакта әтисе дә дөнья куя. Дөм ятим калган бала туганнары карамагында тәрбияләнә.

2. «Могҗиза бала»

Бала чактан ук тирә-юньдәгеләрне үзенең зирәклеге, тәртиплелеге белән шаккатырып торган. Бик иртә укырга өйрәнә. Биш яшендә Коръән укый башлый. Өлкәннәр аны «могҗиза бала» дип атый. Авыл мулласы гыйлемгә тартылган баланы данлыклы Кышкар мәдрәсәсенә укырга җибәрә.

3. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән ахири дуслар

Мотыйгулла Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов белән якын дуслар булган. Кышкар мәдрәсәсендә укыганда, ятим бала Мөхәммәтгарифның гаиләсенә еш кайтып йөргән. Алар хәтта киләчәктә бер-берсенең гаиләләренә ярдәм итешеп торырга сүз дә куеша. Вакытлар узгач, Мотыйгулла кече улына Мөхәммәтгариф исемен куша. Бу да аларның ныклы дуслыгына бер дәлил була ала.

4. Мисырда укыган

Укуга хирыс, зирәк егетне гыйлемен арттырыр өчен, Мисырның башкаласы Каһирәдәге әл-Әзһәр университетына җибәрәләр. Бу вакытта әл-Әзһәр университеты ислам дөньясында даны таралган югары уку йорты саналган. Биредә ул 5 еллап тирән дини белем ала. Дөньяга үз карашын булдыра.

5. Тукайны иҗатка илһамландырган остаз

Тукайны беренчеләрдән булып Апуш дип атый башлаган. Булачак атаклы шагыйрьгә шигырь төзелеше турында аңлатмалар бирә. Имам булса да, мәдрәсәдә шигырь төзелеше турындагы дәресләрне алып барган. Бу дәресләргә Габдулла Тукай бик мавыгып йөргән.

6. «Мотыйгия» – хөр мәдрәсә

Хәзрәт, Җаекның иң абруйлы мәдрәсәсендә имам булып торудан тыш, яшь буынның гыйлемле булуына да зур өлеш кертә. Биредә ул алдынгы карашлы «Мотыйгия» мәдрәсәсен ача. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, монда уку-укыту реформалары заманчалыгы белән үзгә саналган. Замандашлары: «Дамелла Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укыган бер галим фазыл кеше булганлыктан, алар мәдрәсәсендә башка мәдрәсәләрдәге кебек вак-төяк кыенлыклар булмый иде. Ул заманда иң хөр мәдрәсә алар мәдрәсәсе иде», – дип билгеләп уза. Мәдрәсәдә укыту программасын заманчалаштыра, кызлар өчен мәдрәсә ача, 1908 елда кызлар һәм ирләр мәдрәсәләрен берләштерә. Кызлар хоры оештыра, җырлар яза.

7. Гыйлем иясе

Тирә-юньдә гарәп телен бик яхшы белүче буларак танылган. Аның

Коръән укуын тыңларга ераклардан килгәннәр. Җаекның Кызыл мәчетендә имам булып торган. Гыйлемле имам белән аралашырга Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да мөселманнар килә торган була.

8. Гаиләсе

Мотыйгулла байдагы яшь асрау кыз Гыйззеназга өйләнә. Алар никахыннан унбиш бала туа. Сигез баласы бик яшьли дөнья куя. Гыйззеназ утыз елдан артык ире Мотыйгулла хәлфә салган мәдрәсәдә хатын-кызларны укыта. Ул татар дөньясында беренчеләрдән булып хатын-кызлар хорын оештыра.

9. Атаклы балалары

Камил Мотыйгый – татарның беренче профессиональ җырчысы, журналист, нашир. Концерт эшчәнлегенә кадәр «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» журналларының, «Фикер» газетасының мөхәррире һәм нашире булган. «Уралец» газетасын чыгарган, шулай ук «Яңа тормыш» басмасын оештыруда катнашкан. Габдулла Тукайның остазы да, дусты да, фикердәше дә.

Галия Кайбицкая – ТАССРның беренче халык артисткасы, әтисенең мирасын саклауда зур тырышлык күрсәткән. Ул кече яшьтән әнисе оештырган кызлар хорының танылган артистына әверелә. Спектакльләр куюда катнаша. Соңрак татар, рус һәм чит ил операларында төп партияләрне башкаручы артист буларак дан казана.

10. Мирасы

Казахстанның Җаек шәһәрендә хәзерге вакытта да Мотыйгулла хәзрәтне зур ихтирам белән искә алалар. Ул озак еллар эшләгән Кызыл мәчет төзекләндерелгән. Габдулла Тукай музее да нәкъ менә ул яшәгән йортта урнашкан. Биредә Мотыйгулла Төхфәтуллинга багышланган аерым почмак бар. Монда аның кул җылысын саклаган шәхси әйберләре, тарихи әһәмияткә ия ядкәрләр, афишалар һәм фотолар саклана. Мотыйгулла хәзрәт 1920 елда вафат булгач, аны Кызыл мәчет кырыена дәфен кылалар. Әмма соңрак, кайбер сәбәпләр аркасында, җәсәден башка зиратка күчереп җирлиләр.