Татар мәгарифе тарихында Габдулла Буби исеме аерым урын алып тора. Дин галиме, мәгърифәтче, педагог, публицист, язучы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Буби – заманында үз авылында төпле дини һәм дөньяви белем бирердәй абруйлы мәгърифәт учагы булдыруга ирешкән галим.
1. Габдулла Бубиның чын исеме – Габдулла бине Габделгалләм бине Нигъмәтулла бине Монасыйп. Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында мулла һәм мөдәррис Габделгалләм Нигъмәтуллин белән Бәдрелбәнат абыстай гаиләсендә 1871 елны дөньяга килә. Буби башлангыч белемне әтисенең мәдрәсәсендә ала.
2. Габделгалләм Нигъмәтуллин гаиләсендә балалар сабый чактан ук китапка һәм белемгә тартылган. Әти-әнисе, әтисенең энесе (ул чактагы атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсе мөдәррисе Габдулла абзый) Габдулла өчен белемгә һәм мәгърифәткә хезмәт итүнең чын үрнәге булып тора. Малайның рухи үсешендә аның бертуган абыйсы Гобәйдулла да зур урын тота. Алар тәэсирендә укуга иртә һәвәсләнә, күп итеп һәм мавыгып укый. Яшь чагында аңа Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри әсәрләре һәм Исмәгыйль Гаспралының «Тәрҗеман» газетасы да зур йогынты ясаган.
3. Габдулла Буби белемен даими камилләштереп, арттырып торган. 1905–1906 елларда Мәккә, Мәдинә, Каһирә, Бәйрут, Истанбул һ.б. шәһәрләргә сәяхәт итә. Анда дини белемнәрен күбәйтә. Абыйлы-энеле Нигъмәтуллиннар икесе дә мөселман уку йортлары өчен дәреслекләр яза. Бәйрут университетының фәлсәфә факультетын тәмамлаган, татар, рус, гарәп, төрек, фарсы, француз һәм уйгур телләрен мөкәммәл рәвештә белгән.
4. Иж-Бубый мәдрәсәсендә яңалык кертүче алдынгы карашлы мәгърифәтчеләрнең эш-гамәлләре искелек яклы муллаларның ачуын чыгарган. Әмма барлык каршылыкларны да ата кеше җайлый торган була. Габдулла Буби үз истәлекләрендә бу хакта болай дип яза: «Бу сигез ел эчендә без, мәрхүм әтиебез аркасында, реформага каршы торучыларның каргышларына һәм эзәрлекләүләренә дучар булмадык. Ул безнең урынга яңа метод һәм мәктәпләрне реформалаштыру кирәклеген исбатлый иде, бу темага барлык бәхәсләрне дә ул алып барды, чөнки тирә-юньдәге барлык муллаларга укытучы булды, белем ягыннан алардан өстен иде, хәтта авызларын ачарга да мөмкинлек бирмәде», – ди. Чыннан да, әти-әниләре үзләренең абруе белән аларның башлангычларын тулысынча хуплап барган.
5. Милләт үссен өчен, хатын-кызлар белемле булырга тиешлеген күтәрә. Үз хезмәтләрендә хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, гаилә кыйммәтләре, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләрен ачык чагылдыра. «Милләт гаиләләрдән гыйбарәт. Гаилә тәрбияле булса, әлбәттә, алардан торган милләт тә тәрбияле булачак. Ә гаилә нигезе – хатын-кыз», – дияргә яраткан. Аның «Хатыннар» трактаты хатын-кызның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге хәлен, ислам дөньясының күп кенә мөһим социаль-сәяси мәсьәләләрен үз эченә алган. Хәзерге көндә дә актуаль булган хиҗаб кию, күпхатынлылык һ.б. мәсьәләләрне алга сөргән.
6. «Тәзәүвеҗдә сәгадәт» («Никахта бәхет») хезмәте Габдулла Бубиның гаилә кору һәм аны саклап калу темасын дәвам итүе Коръән аятьләрен үзенчәлекле аңлатуы белән аерылып тора. Автор үз эшендә никахларны хуплаган, сәламәтлек өчен файдалы икәнен әйткән. Өйләнгән кеше, ул күрсәткәнчә, вакытында йоклый һәм ашый, билгеле бер режим буенча яши, бу аның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Ул гаилә тормышының уңай якларын санап чыга, шул ук вакытта, аның сүзләренчә, «хатын ир-ат өчен ныгытма булып тора».
7. Татар тарихында тирән эз калдырган сеңлесе Мөхлисә Буби ир туганнарының хатыннары белән бергә абыйларының идеяләрен тормышка ашыруда зур көч куя. Абыйларының укыту методларын үзләштерә, татар хатын-кызларын гыйлемле итүдә тырышлык күрсәтә. Иж-Бубый мәдрәсәсе башка гыйлем учакларында да ислах (реформа) ясау үрнәге булып тора. Ә хатын-кызлар мәдрәсәсен җитәкләгән Мөхлисә Буби – мәгърифәтле ислам дөньясында танылган абруйлы зат, 1917 елда ул ислам дөньясында беренче хатын‑кыз казый булган.
8. Габдулла Буби 1895 елда Иж-Бубый мәчетенең сигезенче имамы итеп сайлана. 1902 елга авылда ир балалар һәм кыз балалар өчен аерым мәктәп-мәдрәсә оештырылып бетә. 1903 елдан мәдрәсәдә рус теле дә укытыла башлый. Ирләр һәм хатын-кызлар мәдрәсәләрендә яңа ысуллы мәктәпләр өчен укытучылар әзерли башлыйлар. Бирегә Россиянең барлык якларыннан – Казан, Оренбург, Мәскәү, Иркутск, Уфа, Ташкент һ.б. шәһәрләрдән яшьләр белем алырга килә. Мәдрәсәдә татар, рус, гарәп, фарсы телләрен, әдәбиятны, математиканы, физиканы, химияне өйрәнәләр. Әдәби һәм гыйльми кичәләр мәдрәсәнең көндәлек тормышының бер өлешенә әверелә. Шәкертләр буш вакытларында гимнастика, спорт белән шөгыльләнә һәм дини фәннәрне дә яңача өйрәнә. Иж-Бубый мәдрәсәсе дипломлы белгечләр чыгарган беренче татар уку йорты булып та санала.
9. Габдулла Буби татар авылындагы тормышны үзгәртүдә зур өлеш кертүгә ирешә. Авыл мәдрәсәсен заманчалаштырудан тыш, Россиядә беренче мәртәбә мәчеттә зәкят җыю өчен тартма куела. Анда җыелган акча җәмәгать ихтыяҗларына тотыла башлый. Шулай ук, җомга вәгазенең теле дә үзгәрә – гарәпчә вәгазьләр татарча яңгыраш ала башлый.
10. 1911 елда, хөкүмәткә һәм русларга каршы булуда гаепләнеп, төрмәгә ябыла. 1913 елда гаиләсе белән Кытайның Голҗа шәһәренә китеп, анда татар мәдрәсәсе оештырган. Февраль инкыйлабыннан соң Россиягә кайта һәм яңадан мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә башлый. 1918 елның җәендә исә туган авылындагы мәктәпне торгызган. Яшь Совет хөкүмәтенә ярдәм йөзеннән, җәйге укытучылар курсы оештыра. 1922 елның 7 февралендә Габдулла Буби 51 яшендә бакыйлыкка күчә. Заманасында Казан шәһәренең Черек күл төбәгендә Габдулла Буби исемен йөрткән урам да булган. Сталинның шәхес культы елларында ул башка исемгә алмаштырылган.