Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Татар мәгърифәтчеләре/Садри Максуди турында кызыклы 9 факт

Садри Максуди – татар халкының күренекле галиме, юристы, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтчесе. Милләтебезнең мәшһүр улы Биектау районы Ташсу авылында дөньяга килгән. Кайберәүләр Максудины Татарстанның беренче президенты дип тә олылый. 1. Ул бөек рус әдибе Лев Толстой белән очраша. Очрашу вакытында язучы белән шактый күп темаларга аралаша татар егете. Садри Максуди үзе бу тарихи вакыйганы «гомеремнең иң гүзәл мизгеле» дип атаган. Ул беренче татарча милли роман авторы буларак та тарихка кереп калган. Унтугыз яшендә «Мәгыйшәт» исемле романын иҗат итә, әсәр 1898 елда бастырыла. 2. Үзенең гомерен татар мәгарифен үстерүгә багышлаган, яңа мәктәпләр һәм уку йортлары ачуда актив катнашкан. Ундүрт яшендә Даниель Дефоның «Робинзон Крузо» әсәрен татарчага тәрҗемә итә. Петербург университетына укырга алынмагач, ул Франциягә китә, 1901–1906 елларда Париж университетының юридик факультетында белем ала, хокук фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә. Уку вакытында Парижның бер газетасында хәбәрче булып эшли,

Садри Максуди татар халкының күренекле галиме, юристы, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтчесе. Милләтебезнең мәшһүр улы Биектау районы Ташсу авылында дөньяга килгән. Кайберәүләр Максудины Татарстанның беренче президенты дип тә олылый.

1. Ул бөек рус әдибе Лев Толстой белән очраша. Очрашу вакытында язучы белән шактый күп темаларга аралаша татар егете. Садри Максуди үзе бу тарихи вакыйганы «гомеремнең иң гүзәл мизгеле» дип атаган. Ул беренче татарча милли роман авторы буларак та тарихка кереп калган. Унтугыз яшендә «Мәгыйшәт» исемле романын иҗат итә, әсәр 1898 елда бастырыла.

2. Үзенең гомерен татар мәгарифен үстерүгә багышлаган, яңа мәктәпләр һәм уку йортлары ачуда актив катнашкан. Ундүрт яшендә Даниель Дефоның «Робинзон Крузо» әсәрен татарчага тәрҗемә итә.

Петербург университетына укырга алынмагач, ул Франциягә китә, 1901–1906 елларда Париж университетының юридик факультетында белем ала, хокук фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә. Уку вакытында Парижның бер газетасында хәбәрче булып эшли, Россия мөселманнары турында лекцияләр укый.

3. 1906 елда укуын тәмамлап, туган иленә кайткач, милли азатлыкны яклап, актив көрәш алып бара. Садри Максуди, 1907–1912 елларда II–III Дәүләт Думалары депутаты буларак, Россия империясендә яшәүче мөселман халыкларына, татар милләтенә сәяси, милли хокуклар таләп итеп чыгышлар ясый. 1906 елда Россия империясенең I Дәүләт Думасына Казан губернасыннан депутат итеп сайлана. III Думада эшләгән чорда абруйлы сәясәтчегә, оста дипломатка әверелә. Тарихны яхшы белгән, европача киенгән, үзен башка сәясәтчеләр арасында иркен тоткан, үз дәрәҗәсен белгән Садри Максуди Думадагы депутатлар белән бик тиз уртак тел тапкан. Ул эчкечелеккә каршы закон проекты каралган мәҗлестә дә озын нотык белән чыгыш ясый. Хөкүмәтнең мөселман авылларында аракы кибетләре һәм кабаклар ачуын туктаттыру, булганын яптыру өчен кискен чаралар күрүен таләп итә.

  1. Максуди төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм хокуклары турында «Төрки-татарларның хокуклары», «Хокук фәлсәфәсе» дигән фундаменталь хезмәтләр язган. Алар Төркиядә югары уку йортлары өчен дәреслек булып тора. Әнкара һәм Истанбул университетларында хокук белемен укыта. 1947 елда басылган һәм бүгенге көндә дә янәдән нәшер ителгән «Төрек тарихы һәм хокук» әсәре хәзер дә Төркиядә бик популяр. Галимнәр, студентлар, тарих белән кызыксынучылар бу китапның актуаль булуын, аңлаешлы телдә язылуын искәртә.1955 елда нәшер ителгән «Миллият тойгысының социологик әсаслары» исемле фәлсәфи китабын фикердәшләре С.Максуди иҗатының йөзек кашы дип саный.
  2. 1917 елда татар милли автономиясен төзү хәрәкәтендә актив катнаша, Милли Шура рәисе була. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Садри Максудиның иң актив сәяси эшчәнлеге башлана. 1917 елның 20 ноябрендә Милләт Мәҗлесе ачыла, аның рәисе итеп Садри Максуди сайлана. 1918–1923 елларда ул Милли-мәдәни мохтариятнең милли идарә рәисе буларак Парижда уздырылган Тынычлык конференциясендә катнаша, татар халкы исеменнән эш алып бара.
  3. Совет хакимияте урнашканнан соң, ул Төркиядә яши. XX йөз башындагы татар милли хәрәкәте идеологларының берсе булган, Төркия җөмһүриятендә депутат булып сайланган, хокук фәннәре профессоры Садри Максудиның сәясәт, тарих, тел, хокук өлкәсендәге хезмәтләре үзенең актуальлеге, фәннилеге белән шаккатыра. Ататөрек чакыруы буенча Төркия үсешенә зур өлеш керткән татар мөһаҗире була. Төркиядә ул Әнкара университетында хокук профессоры булып эшли, күпсанлы студентларга белем бирә.

7. Садри Максуди күп телләр белгән, алар арасында татар, рус, төрек, француз, алман һәм гарәп телләре булган. Бу аңа төрле мәдәниятләр белән аралашырга һәм фәнни хезмәтләрне оригиналь чыганакларда өйрәнергә мөмкинлек биргән. Чит илдә яшәгәндә дә, Садри Максуди татар эмиграциясенең лидеры булып кала, милли мәдәниятне саклау һәм татар халкының хокукларын яклау белән шөгыльләнә.Татар идеологының ана теле турында язып калдырган фикере: «Безгә, Россиянең үзәгендәге татарларга килгәндә, рус миссионерларының өзлексез йогынтысына карамастан, без үз милләтебезне саклап кала алдык. Бу безнең мәхәлләләрдә мәктәпләр булу аркасында мөмкин булды. Мөселманнарның иң беренче бурычы – туган телне һәм динне саклау. Милләтнең нигезе – аның теле. Әгәр дә туган тел башлангыч мәктәптә өйрәнелмәсә, әгәр дә милләт теле бу милләт балаларына хәтта иң кечкенә мәктәпләрдә дә укытылмаса, һичшиксез, ул милләт акрынлап юкка чыгачак... Әмма бу мәктәпләр генә милләтебезнең яшәешен тәэмин итмәячәк, әгәр урта һәм югары уку йортларында безнең тел өйрәнелсә – без сакланачакбыз, булмаса – акрынлап юкка чыгачакбыз».

8. Садри Максуди атаклы татар алтын короле Шакир Рәмиевнең кызы Камиләгә өйләнә. Хатыны белән ике кыз – Гадилә, Наиләне тәрбияләп үстерәләр. 47 ел бергә яшиләр. Адилә Әйда – Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты, төрки халыкларның борынгы тарихы буенча китаплар авторы. Аның кызы исә Гөнүл Пултар – әдәбият белгече, язучы, тәрҗемәче, профессор.

9. Казанның «Истанбул» паркында Садри Максудига һәйкәл куелды. Төркиядә аның исеме белән аталган урам да бар.